Лубянда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгына идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

2021 елның 3 сентябре, җомга

Бүген Кукмара районы Лубян урман-техника көллияте базасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгына идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Шумаков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты.

Башта федераль ведомстволардан килгән вәкилләр белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лубян урман-техника көллиятендә булды. Анда алар Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тарихына багышланган күргәзмәсе белән танышты, республиканың урман тармагында барган цифрлаштыру турында белделәр, «Геодезия», «Таксация һәм урман культуралары» мастер-классларында, көллиятнең музей һәм спорт залында булдылар. Уку йорты вәкилләре урман хуҗалыгының булачак белгечләрен әзерләгәндә заманча җиһазлар кулланылуы турында сөйләде. Махсус уку полигоннарында студентлар алган белемнәрен ныгыта, кирәкле компетенцияләрне формалаштыра.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның күргәзмә экспозициясен, ландшафтлы дизайн остаханәсен карады һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгына идарә итү дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуның 100 еллыгына багышланган истәлекле агач утыртуда катнаштылар.

Тантаналы чарада чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, урман хуҗалыгы һәм әлеге тармак өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе республика җитәкчелегенең һәрвакыт игътибар үзәгендә булачак.

ТР Президенты Лубян урман-техника көллияте эшенә югары бәя бирде. «Матди-техник база, белем бирү дәрәҗәсе, уку йортының җиһазланышы – болар барысы да дөнья стандартларына туры килә. Шулай ук биредә Ворлдскиллс стандартлары буенча дөнья чемпионатына белгечләр дә әзерләнә. Гомумән, бүген урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең төп өлеше – Лубян урман-техник көллиятен тәмамлаучылар», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент уку йортының укытучылар составына, шулай ук тармак ветераннарына рәхмәт белдерде. Ул искәртеп узганча, нәкъ 50 ел элек көллияткә әтисе белән бергә йөргән. «Йөз еллыгы уңаеннан әлеге вакыйганы бергәләп каршы алуыбыз минем өчен бик әһәмиятле. Бүген Лубян урман-техника көллияте – иң перспективалы уку йортларының берсе», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко ассызыклаганча, Татарстан урман хуҗалыгын үстерү һәм урман фондын саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә. «Республика урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча лидер төбәк булып тора, төрле инфраструктур проектларда катнаша. Техник яктан яңадан коралландыруга да шактый акча юнәлтелә. Бәйрәм белән сезне, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм алга таба уңышлар телим», – диде ул.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников Лубян урман-техника көллияте студентларының Татарстан урманчылары эшен лаеклы дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

«Татарстан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме һәм урман комплексы белгечләренең тырыш, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә искиткеч нәтиҗәләргә иреште. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык планнарыгызның тормышка ашуын телим», – дип билгеләп үтте Иван Советников.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International