Шимбә, ягъни 11 сентябрь көнне, Казан шәһәренең Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күле территориясендә өмә үткәрелде. Чара Бөтенроссия өмәсе һәм «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылды.
Өмәдә республика министрлыклары, ведомстволары, оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, шул исәптән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре дә катнашты.
Чара «Чем дальше в лес…» дип исемләнгән квест-уен рәвешендә узды. Катнашучылар тизлеккә чүп җыйды, аны фракцияләргә бүлде. Һәр җыелган капчык өчен активистларга баллар өстәлде, соңрак алар бүләкләргә алыштырылды. Җыештыру барышында барлыгы 327 капчык чүп җыелды.
Җыелган калдыкларны «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе чыгарды һәм алар эшкәртүгә җибәрелде.