Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә урманнарны саклау буенча башкарылган эшнең якынча нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында төбәк урман ведомстволары һәм федераль округлардагы департамент вәкилләре катнашында видеоконференция режимындагы киңәйтелгән йомгаклау киңәшмәсе булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Киңәшмәне Россия Федерациясенең табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов ачты. Ул катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән котлады.

«Тормыш һәм сәламәтлек өчен җитди куркыныч яный торган фидакарь, мөһим һәм ил өчен шундый кирәкле хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сез үз вазыйфаларыгызны тиешенчә башкарасыз. Урман хуҗалыгыда дәвамчанлыкны сакларга мөмкинлек бирүче һәм үз эшенең остасы булган яшь буынга куелган бурычларны хәл итәргә ярдәм итүче әлеге өлкә ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм», – диде Александр Козлов. Ул барысына да ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә һөнәри уңышлар теләде.

Котлауларга РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко да кушылды. Ул билгеләп үткәнчә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урманнарны саклап кала һәм торгыза, кешеләр аларга ышана һәм балаларының бәхетле һәм имин киләчәгенә өметләнә.

Алга таба Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников әлеге тармак башкарган эшнең төп юнәлешләренә һәм аның үсеш перспективаларына тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, быел ил җитәкчелеге урман комплексын үстерү буенча мөһим карарлар кабул иткән, Урман комплексы стратегиясе 2030 елга кадәр раслаган, урман законнарына үзгәрешләр кертелгән. Шулай ук җитәкчелек кирәкле норматив хокукый актларны да кабул итә.

«Быел урман корылышы буенча вәкаләтләр төбәк дәрәҗәсеннән федераль дәрәҗәгә яңадан бүленде, әлеге тармакта иң мөһим документларның берсе – урман корылышы инструкциясе өстендә эш башланды, урманнарны дәүләт инвентарьлавының беренче циклы тәмамланды, урман комплексының бердәм федераль мәгълүмат системасы – Урман комплексын аккредитацияләү буенча федераль хезмәтнең Федераль дәүләт мәгълүмат системасы эшләнә башлады. Бу һәм башка күп кенә карарлар урман хуҗалыгына яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күчәргә мөмкинлек бирә, урман династияләрен булдыру өчен шартлар тудыра, урман һөнәрләренең абруен күтәрә», – диде Иван Советников.

Урман хуҗалыгы өлкәсендә электрон рәвештә хезмәт күрсәтү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала бирә ‒ күпчелек субъектлар Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталы аша шундый эш рәвешенә күчте инде, дип өстәде ул. Әлеге эш форматы таныш булмаганнарга моны тизрәк үзләштерергә кирәк.

Иван Советников үз чыгышында урман янгыннары темасына аерым игътибар бирде, соңгы вакытта бу күренешнең сезонлы гына түгел, ә бәлки ел әйләнәсендә күзәтелүен бигеләп үтте.

«2018 елда урман янгыннарының мәйданы – 8,5 млн.гектар, 2019 елда – 10 млн.гектар, 2020 елда 9,1 млн.гектарга җиткән. Әлбәттә, һава шартлары турында күп сөйләргә һәм барысын да табигать күренешләренә дә сылтарга була. Әмма вакытында кабул ителгән идарә карарлары аларны булдырмый калырга һәм тискәре нәтиҗәләрне киметергә мөмкинлек бирә», – диде Россия Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе.

Россия Президенты йөкләмәсе буенча, урманнарны янгыннардан саклау өчен өстәмә рәвештә 8 млрд.сум акча бүлеп биреләчәк. Бу акча дүрт төрле юнәлештә: янгын куркынычына авиация һәм җир өсте мониторингы, урман янгыннарын сүндерү, шулай ук юл-патруль хезмәте полкы хезмәткәрләренең санын арттыруны гамәлгә ашыру өчен файдаланыла ала. Нәтиҗәдә, төбәкләрдә урманнарны авиация ярдәмендә күзәтеп тору ешлыгын тиешле дәрәҗәгә җиткерә, очу сәгатьләренең санын арттыра, парашютчылар һәм десантчы-янгын сүндерүчеләр штатын җыя алачак, шул рәвешле барлыкка килгән учакларны вакытында күреп, аларны беренче тәүлектә үк сүндерү мөмкинлегенә ия булачаклар.

Ахырдан Иван Советников барлык урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән котлады, аларга гаилә иминлеге һәм Россия урманнарын саклау һәм торгызу эшендә алга таба уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International