ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары белән очрашты

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алучы 2 һәм 3 курс студентларына лекция үткәрде.

Лекция барышында министр студентларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы, урманнарны торгызу һәм үрчетү, урманнарны янгыннардан, корткычлардан һәм авырулардан саклау буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, аерым алганда, хәзерге вакытта республика урманнарының гомуми мәйданы – 1 млн. 269 мең гектар, урманлылык – 17,5%. «Дәүләт урман реестрында исәптә булмаган башка категориягә караган җирләрдәге саклагыч урман утыртмаларын исәпкә алсак, урманнар белән каплану дәрәҗәсе 19,8% җитә», – диде Равил Кузюров.

Министр билгеләп үткәнчә, урманнарны торгызу һәм үрчетү юлы белән арттыру эше ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының өстенлекле бурычларыннан берсе булып санала. «2019 елдан башлап Татарстанда урманнарны торгызу «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына караган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарыла», – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Аның төп максаты киселгән һәм торгызылган урманнар нисбәтен 2024 елга 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү».

Моңа ирешү өчен 2 максат күрсәткече билгеләнгән: «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм корыган урман утыртмалары мәйданына чагыштырмасы, %» һәм «урман янгыннары китергән зыян, млн.сум».

Министр хәбәр иткәнчә, быел төбәк проекты буенча республикада 2231 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. «Бүгенге көндә беренче максат күрсәткече 83% тәшкил итә. Әмма ел әле тәмамланмаган, көзге чорда тагын 1624 гектар мәйданда урманнарны табигый ысул белән торгызуга булышлык чараларын үткәрү планлаштырыла», – диде ул.

Лекция ахырында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров студентларның Министрлыктагы һәм аңа караган оешмалардагы вакансияләр, хезмәт хакы, яшь белгечләргә ярдәм итү чараларын тормышка ашыру һ.б. турындагы сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International