2021 елның 25 сентябрендә Казан янында «Татарстанның чиста урманнары» дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе үткәреләчәк. Ул Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлегенең 84 нче кварталындагы урман фонды территориясендә узачак (кишәрлекнең координаталары: 55.572861, 49.079781). Акция 10:00 сәгатьтә башлана.
Табигатьне саклау буенча «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2010 елдан бирле уздыра. Акция елга ике тапкыр – язын һәм көзен үткәрелә, ул республиканың барлык муниципаль районнарында да уза. Министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооператив, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар әлеге акциянең даими катнашучылары булып тора.
Быел акциянең көзге этабы 13 сентябрьдә башланып китте һәм ул 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, корыган агач-куаклардан һәм чыбык-чабыклардан арындыру, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урмандагы ял итү урыннарын төзекләндерү һәм тәртипкә китерү эшләре үткәреләчәк.
Белешмә өчен. 2021 елның 19 апреленнән 19 июненә кадәр узган «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этап нәтиҗәләре буенча, урман фондыннан 1,5 мең куб.метрдан артык күләмдә каты коммуналь калдыклар, корыган агач-куаклар һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган. Моннан тыш, 155 мәгълүмати щит, аншлаг, урманнарга килүче гражданнар өчен 108 ял итү урын төзекләндерелгән һәм 24 чишмә тәртипкә китерелгән. Акциягә республикада яшәүче 5,5 меңнән артык кеше кушылган.