«Экология» илкүләм проекты: Татарстанда 700 гектар мәйданда урманнарны табигый торгызуга булышлык итү эшләре башкарылды

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның кысаларында быелның 21 сентябренә республикада 700 гектар мәйданда урманнарны табигый рәвештә торгызуга булышлык итү эшләре башкарылган. Урманнарны торгызуның әлеге ысулы туфрак өслеген минеральләштерү, табигый үсеш һәм урман кискәндә яшь агачларны саклап калу юлы белән кыйммәтле токымнарның үсешен табигый рәвештә яңарту өчен уңай шартлар булдыруны күздә тота. Быел мондый эшләр барлыгы 2324 гектар мәйданда башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, быел төбәк проекты буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан 1531 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган иде. Шуларның 1422 гектарында урман культуралары утыртылган, 105 гектарда – урманнарны үрчетү, 4 гектарда катнаш урман торгызу эшләре башкарылган.

Белешмә өчен. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – киселгән һәм торгызылган урманнар нисбәтен 2024 елга 100% дәрәҗәсендә тәэмин итү. Әлеге максатка ирешү өчен 2 максат күрсәткече билгеләнгән: «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм корыган урман утыртмалары мәйданына чагыштырмасы, %» һәм «урман янгыннары китергән зыян, млн.сум».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International