Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш Департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев җитәкчелегендә үтте.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән, Татарстан Республикасыннан – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структуралы бүлекчәләреннән белгечләр  катнашты.

Киңәшмә барышында 2021 елда «Урманнарны саклау» федераль проектының максат күрсәткечләренә ирешү, урман культуралары һәм урман янгыннарын сүндерү техникасын сатып алу мәсьәләләре каралды. Шулай ук Мари Иле Республикасының Табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы, Пермь краеның Табигать ресурслары, урман хуҗалыгы һәм экология министрлыгы вәкилләре һ.б. кыска докладлар белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International