ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Лубян урман-техника көллияте базасында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе базасында республиканың гомуми белем бирү учреждениесе укучыларының җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Киңәшмәдә ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, «Җәй» республика үзәге» ДБУ директоры Раил Моратшин һ.б. катнашты.

Утырыш барышында Лубян урман-техника көллияте территориясендә балаларның һәм яшүсмерләрнең яшәү, туклану, ялын оештыру, куркынычсызлык һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү мәсьәләләре каралды.

Киңәшмә нәтиҗәләреннән чыгып, көллият базасының билгеләнгән кагыйдәләргә туры килү-килмәве буенча өстәмә тикшерү кирәк булуы турында карар кабул ителде. Әлеге мәсьәлә буенча киләсе фикер алышу октябрь аеның беренче декадасына билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International