Тыюлык белгечләре территория буйлап экскурсия үткәреп, аларны төбәкнең табигате һәм күренекле урыннары белән таныштырды. Тыюлык белән танышу кече карагай аллеясыннан, аның матурлыгына һәм мәһабәтлегенә сокланудан, ылыс һәм чәчәк исләренә хушланудан, кош сайрауларын тыңлаудан башланды. Экскурсиядә катнашучылар аннары экологик агарту кабинетына барып, рәсемнәр күргәзмәсе, “таш почмак” экспонатлары, ТР Кызыл китабына кертелгән, табигый тыюлык территориясендә очрый торган сирәк хайван һәм үсемлек төрләре белән таныштылар. Аннары “Елизавета” чишмәсенә барып, баскычтан шунда төшеп, рәхәтләнеп юындылар, шифалы чишмә суын үзләре белән дә алдылар. Ял итеп, саулык һәм яңа көч туплап, яхшы кәеф белән автобуска кайттылар, Тәтеш районының бу иң матур почмагына тагын гаиләләре белән дә килергә вәгъдә иттеләр.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгын һәм яңа Татарстан дәүләтенең 25 еллыгын бәйрәм итү турында указга кул куйды.
2015 елның язында Татарстанның муниципаль районнарында 10.74 гектар мәйданда Татарстан дәүләтчелегенең юбилей даталарын бәйрәм итүгә багышланган паркларны, скверларны, аллея һәм истәлек урманнарын нигезләү эшләре башкарылды. Төрле токымдагы 4941 үсенте утыртылды. Күп кенә район җитәкчеләре, урманчылыклар белән бергә, республиканың юбилей даталары хөрмәтенә истәлек агачлары утыртуны дәвам итә.
Ул акция Парклар һәм скверлар елы кысаларында “Туфраклар – бәяләп бетергесез табигать мирасы” дигән девиз астында үткән иде.
Конкурсның Министрлык белгечләреннән торган оештыру комитеты, балаларның тармакка караган табигать тыюлыкларында узган конкурсларда призлы урыннарны алган иҗади эшләрен карап, “Кыргый табигать утраулары” фото-конкурсына, “Серле табигать дөньясы” рәсем конкурсына, “Лукоморье” әдәби эшләр конкурсына йомгак ясады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды.