ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 50 урман питомнигы һәм Саба урман хуҗалыгында Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2018 ел йомгаклары буенча төбәк питомникларында 30 млн данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән. Чагыштыру өчен, 2017 елда – 27,7 млн данә, 2016 елда – 28.5 млн данә.

Бүген Лубян урман-техника көллиятендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Прокуратурасының балигълык яшенә җитмәгәннәргә һәм яшьләргә карата законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге башлыгы Җәүдәт Ибраһимов һәм Кукмара муниципаль районы прокуроры Ришат Шакиров булды. Белгечләр көллияттә белем бирү шартлары белән танышты, аудиторияләрне һәм башка уку бүлмәләрен карады, шулай ук беренче курс студентлары белән очрашты.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

14 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Яр Чаллының "Экспо-Кама" күргәзмәләр үзәгендә "Белем һәм карьера. Фән. Бизнес-2018" XXII Россиякүләм махсуслашкан күргәзмәсе узды.

Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Татарстанның Кукмара районында дәүләт учреждениеләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир уздырылды.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

20 кеше составындагы Түбән Кама, Ары, Кайбыч, Арча, Әлки, Әгерҗе, Буа, Тәтеш, Баулы, Кама урман хуҗалыклары хезмәткәрләре Лубян урман-техника көллияте базасында "Диләнкеләрне аерып чыгарганда һәм таксацияләгәндә эшләрне норматив, техник һәм хокукый тәэмин итү" темасы буенча квалификация үстерү буенча укулар узды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров агымдагы бурычларны үтәү буенча хисап тоту һәм киләчәк перспективага проектлар эшләү өчен үзенең урынбасарларын һәм профильле бүлекләрнең җитәкчеләрен җыйды.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры "Алабуга урманчылыгы" ДКУ территориясендә "2018 елгы урман культуралары сезонына йомгак ясау" темасына семинар-киңәшмә уздырды.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Республика урманнарында санитар-экологик торышны яхшырту кысаларында, "Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында, "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Шаршады кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре "Әгерҗе-Красный Бор" автомобиль юлы буйлап урман кишәрлеген тәртипкә китерде. Чараны уздыру нәтиҗәсендә 3 га мәйданда урман мәйданы чистартылды, 9 куб м. коры-сары җыеп алынды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Томск өлкәсендә булган эш визиты кысаларында төбәкнең урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Томск өлкәсенең урман эшкәртүче предприятиеләрендә булды. Алар арасында: "Сибирьлес" ҖЧҖ, "Томлесдрев" ҖЧҖ, Асиново урман-сәнәгать паркы һәм башкалар.


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш визиты кысаларындагы делегация составында, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Томскига килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International