Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында питомникларда утырту материалын үстерү эшенә йомгак ясалды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 50 урман питомнигы һәм Саба урман хуҗалыгында Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2018 ел йомгаклары буенча төбәк питомникларында 30 млн данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән. Чагыштыру өчен, 2017 елда – 27,7 млн данә, 2016 елда – 28.5 млн данә.

Быел республика урманчылары тарафыннан үстерелгән кәлшәләр һәм чәчкеннәр: гади нарат – 11,8 млн данә, Европа чыршысы – 6.6 млн данә, Себер карагае – 5,1 млн данә, сабаклы имән – 1 млн данә, иенке каен – 3 млн данә һәм башка токымнар – 2,8 млн данә. Селекция үзәгендә 5 млн данә нарат, 2.7 млн данә чыршы, 900 млн данә карагай, 2.7 млн данә каен һәм 700 мең данә акация үстерелгән. 2018 елда Кайбыч, Шәһәр яны һәм Саба урман хуҗалыкларында питомникларда нәселдәнлек үзенчәлекләре яхшыртылган 975 мең данә утырту материалы үстерелгән.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйткәнчә:  "Сыйфатлы утырту материалын алу нигезе – ул яхшы урман питомнигы. Шуңа күрә дә Татарстан урманчыларының төп бурычларының берсе – республиканы һәм Россиянең башка төбәкләрен сыйфатлы утырту материалы белән тәэмин итү өчен урман питомниклары турында җентекле кайгырту. Өстәвенә, соңгы вакытта базар икътисады тенденцияләре утырту материалын үстерүгә уңай тәэсир итә".

Утырту материалы белән тәэмин итү буенча уңышлы хезмәттәшлекне дәвам иттерү өчен республика урманчыларының бүген бөтен кирәк-ярагы бар. Һәр урман хуҗалыгында диярлек кимендә бер даими урман питомнигы бар, ә кайберләрендә ике һәм аннан да артык. Яңа объектлар төзелә. 2019 ел планнарында – үстерелә торган көндәшлеккә сәләтле агач һәм куак токымнары ассортиментын арттыру.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International