Татарстанның урман хуҗалыгы министры аппарат киңәшмәсе уздырды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров агымдагы бурычларны үтәү буенча хисап тоту һәм киләчәк перспективага проектлар эшләү өчен үзенең урынбасарларын һәм профильле бүлекләрнең җитәкчеләрен җыйды.

Катнашучылар урман утыртмаларын эшкуарлык объектларына сату-алу шартнамәләрен төзү хокукын сату буенча аукционнар уздыруга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты, профильле бүлекләрнең башлыкларының урманнарны саклау, яклау һәм яңарту эшчәнлеге турында хисаплары тыңланды, агач материалы китертү буенча компанияләр белән шартнамә йөкләмәләрен үтәү темасы кузгатылды.

Р.Кузюров җитәкчелек составына урман законнары бозылуны ачыклауны көчәйтү кирәклеге турында искәртте. "Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында хокук саклау органнары белән уртак рейдларны даими һәм системалы рәвештә уздырырга кирәк", – дип мөрәҗәгать итте министр ведомствоның җитәкчелек аппаратына.

Киңәшмәдә шулай ук Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы 2018 ел йомгаклары буенча булачак коллегияне оештыру эшенә тукталды, аны декабрь азагында уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International