ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график нигезендә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Барлыгы 3: Нурлат, Тъбщн Кама һәм Әлки урманчылыкларыннан 42 лот белдерелгән иде.

Аукционның бердәнбер катнашучылары белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзелә һәм, аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча, сатуларның рәсми сайтында аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач һәм аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.


14
август, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 13 августында "Кама урман хуҗалыгы" ДБУ базасында семинар узды, анда катнашучылар Бөрсет кишәрлеге урманчылыгында даими базис питомнигында питомник хуҗалыгы алып барылуы белән танышты. Җитәкче-урманчы Альберт Шамилов утырту материалын үстерү технологиясе турында, асылда, ылыслы токымның яшь чәчкеннәрен тоныкландыру методлары белән яклау турында сөйләде – калканнар кирәкле микроклиматны тудыра. Урманчылар шулай ук Амкодор тракторы базасында Крон ПД-1,2 казып алу техникасының да ни рәвешле эшләвен күрде. Тиешле техника ярдәмендә зур күләмле агачны күчереп утырту эше күрсәтелде.

Шомбыт кишәрлеге урманчылыгында региональ әһәмияттәге табигать һәйкәле булган 1906 елгы карагач культураларын карадылар. Культураларның уникальлеге шунда ки: болар Татарстан Республикасы урман фондында нигезләнгән иң беренче карагач культуралары. Әлеге культуралар махсус сакланучы табигать территориясе статусына ия.  

Семинар кысаларында җитештерү базалары, токарьлык цехы, утын яру, азкомплекслы бригадалар белән сайланма санитар кисүләрне уздыру кишәрлеге каралды. Объектларны караганнан соң Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчылыкларның җитәкчеләре һәм урман хуҗалыкларының директорлары белән киңәшмә уздырды, биредә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Киңәшмә барышында Яшел Үзән, Лениногорск, Әлки һәм Зәй урманчылыкларында эшләр торышы турында чыгышлар тыңланды. Шулай ук Татарстан Республикасы урман тармагын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре дә күтәрелде. Министр хәзерге вакытта республикада уза торган иң яхшы урман питомнигына конкурс турында тагын бер кат искәртте. Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы питомник кыйммәтле приз алачак.

"Игътибарыгызны Бөрсет питомнигына юнәлтүегезне теләр идем – ул Татарстандагы иң яхшы питомникларның берсе, биредә менә дигән нарат чәчкеннәре, утыртылган материалның сыйфаты югары дәрәҗәдә", – дип билгеләде министр.


11
август, 2018 ел
шимбә

Татарстанның, Мари Иленең, Чувашстанның, Киров өлкәсенең төрле почмакларыннан, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән Лубянга күп кенә чыгарылыш укучылары җыелды. Тантаналы митингта аларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов һәм көллият директоры Рим Фәхраҗиев сәламләде.

97 ел дәвамында Лубян урман-техника көллиятендә 9 меңнән артык белгеч әзерләнеп чыккан, аларның күпчелеге үз һөнәренең ветераны бүген, барча ил буйлап урман тармагы предприятиеләрендә эшләгәннәр һәм эшлиләр.

Техникум урман хуҗалагында эшләүче күп кенә белгеч династияләре мәктәбенә әверелде, биредә бүген әлеге уку йортын тәмамлап чыгучыларның оныклары да һөнәр үзләштерә.

Гадәткә әйләнгәнчә, 9 ел дәвамында, август аеның һәр икенче шимбәсендә, Лубянга һәм Лубян урман-техника көллиятенә чыгарылыш укучылары һәм авыл кунаклары килә.

Лубян техникумына 1921 елда нигез салына. 2012 елда ул республика юрисдикциясенә тапшырыла һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы структурасына кертелә. Шул вакыттан башлап урман-техника көллияте булып аталып йөртелә башлый.


10
август, 2018 ел
җомга

Татарстаннан урманчылар делегациясе Мари Иле Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгына эш визиты белән барды. Визит кысаларында урман хуҗалыгында очкыч аппаратлардан файдалану буенча семинар оештырылды. Идел буе дәүләт технологик университеты базасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләренә дрон эше, шулай ук алынган сурәтләргә анализ ясаучы программа продукты күрсәтелде. Аэрофотосурәт нигезендә диләнкегә килмичә кисенте урынының чынлыкта проект белешмәләренә туры килә торган фактик мәйданын билгеләргә мөмкин.

Визит кысаларында шулай ук Мари Иле Урман хуҗалыгы министрлыгының урман музеена экскурсия оештырылды.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Равил Кузюров Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясен карады. Визит кысаларында эшлекле киңәшмә узды, аның барышында Татарстан Республикасында урман фәненең хәзерге торышы һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләштеләр. Хәзерге вакытта урман сынау станциясенең фәнни хезмәткәрләре ябык тамыр системасы белән утырту материалларыннан булдырылган урман культураларының торышын өйрәнү кебек фәнни эшләнмәләр белән шөгыльләнә.

Визиты кысаларында министр шулай ук Казан дендрариен карады, аңа 1926 елда нигез салынган, анда маньчжур чикләвеге, Маак шомырты, уссур армуты кебек сирәк төрләр һәм башка токымнар үсә. Соңыннан министр Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясенең 1948 елда төзелгән бинасын карады. Әлеге учреждениедә Ф.В. Әһлиуллин, Н.М. Ведерников, А.М. Мурзов, К.В.Краснобаева кебек Россия Федерациясенең атаклы урманчылары һәм башкалар эшләгән. Министр шулай ук әлеге учреждениенең китапханәсе белән дә танышты, биредә 1844 елдан башлап чыгарылган китаплар бар.

Татарстан урман сынау станциясе "Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалауштыру буенча россиякүләм фәнни-тикшеренү институты" федераль дәүләт учреждениесенең филиалы булып тора. "Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе" 1926 елның 1 октябрендә "Татарстан" урман сынау станциясе буларак оештырыла, аның максаты урман хуҗалыгындагы мәсьәләләрне фәнни һәм гамәли яктан эшкәртүдән гыйбарәт була. Станция коллективы хәл итә торган төп бурыч – Урта Идел буе территориясендә урман хуҗалыгын алып баруны фәнни тәэмин итү.

13 август көнне “Кама урманчылыгы” ДКУ Татарстан Республикасындагы 31 урманчылыкның җитәкче-урманчылары өчен республика семинар-киңәшмәсе узачак. Семинар кысаларында җитештерү базалары, токарьлык цехы, сайланма санитар кисүләрне азкомплекслы бригадалар белән башкару урыннары каралачак. Шулай ук 1906 елда утыртылган карагачның – региональ әһәмияттәге табигать һәйкәленең урман культуралары каралачак. Урманчылар урман орлыкчылыгы – сабаклы имәннең даими урман-орлык кишәрлеген күрәчәк, биредә тиешле тәрбия эшләре уздырыла. Шуннан соң Берсөт урман питомнигы белән танышу булачак. Урманчылар шулай ук “Амкодор” тракторы базасында элмә казу җайланмасын урнаштыру буенча эш технологиясен дә караячак.

Равил Кузюров Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясен карады. Визит кысаларында эшлекле киңәшмә узды, аның барышында Татарстан Республикасында урман фәненең хәзерге торышы һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләштеләр. Хәзерге вакытта урман сынау станциясенең фәнни хезмәткәрләре ябык тамыр системасы белән утырту материалларыннан булдырылган урман культураларының торышын өйрәнү кебек фәнни эшләнмәләр белән шөгыльләнә.

Визиты кысаларында министр шулай ук Казан дендрариен карады, аңа 1926 елда нигез салынган, анда маньчжур чикләвеге, Маак шомырты, уссур армуты кебек сирәк төрләр һәм башка токымнар үсә. Соңыннан министр Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясенең 1948 елда төзелгән бинасын карады. Әлеге учреждениедә Ф.В. Әһлиуллин, Н.М. Ведерников, А.М. Мурзов, К.В.Краснобаева кебек Россия Федерациясенең атаклы урманчылары һәм башкалар эшләгән. Министр шулай ук әлеге учреждениенең китапханәсе белән дә танышты, биредә 1844 елдан башлап чыгарылган китаплар бар.

Татарстан урман сынау станциясе "Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалауштыру буенча россиякүләм фәнни-тикшеренү институты" федераль дәүләт учреждениесенең филиалы булып тора. "Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе" 1926 елның 1 октябрендә "Татарстан" урман сынау станциясе буларак оештырыла, аның максаты урман хуҗалыгындагы мәсьәләләрне фәнни һәм гамәли яктан эшкәртүдән гыйбарәт була. Станция коллективы хәл итә торган төп бурыч – Урта Идел буе территориясендә урман хуҗалыгын алып баруны фәнни тәэмин итү.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Равил Кузюров "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ һәм "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ эшләр торышы белән танышты. Комазан кишәрлеге урманчылыгында министр урманнарны тәрбияви кисүләр оештырылган урыннарны карады. Министр шулай ук 2017 һәм 2018 елгы урман культураларын карады. Кләүш кишәрлеге урманчылыгында Равил Кузюров утырту материалы үстерү буенча ике урман питомнигын карады, биредә агач-куак токымнарының 20 артык төре бар. Асылда, Мензис Лжетсугасы һәм кызыл имән кебек сирәк төрләр үсә.

Равил Кузюров шулай ук урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, анда учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә һәм республиканың урман хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ һәм "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ эшләрнең оештырылуына министр канәгатьләндерерлек бәя бирде.

"Безнең хезмәт нәтиҗәсен бары тик безнең балалар һәм оныклар гына бәяли алачак, үстерү технологиясенә, утырту материалының сыйфатына һәм урманны торгызу процессына игътибар бирергә кирәк", – дип билгеләде министр Равил Кузюров.

Бүген Татарстанда – Мамадышта, Питрәчтә, Апаста, Югары Осланда, Кама Аланында, Түгәрәк Аланда һәм Теләчедә – берьюлы 7 бассейн ачылды. Спорт корылмаларын сафка бастыру чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Йөзү федерациясе президенты – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты.

Үзәк мәйдан булып Мамадыш шәһәрендәге бассен хезмәт итте, республиканың башка районнарында тагын алты бассейн ачылды, алар белән видеокүпер оештырылды.

Томск өлкәсеннән килгән урманчылар делегациясе Арча урман хуҗалыгын карады

Эшлекле сәфәр кысаларында Томск өлкәсеннән килгән делегация Арча урман хуҗалыгы эше белән танышты. Урманчылар икенче типлы урман-янгын станциясен, тәрбияви кисүләрне башкару урыннарын карады, соңгысында урман әзерләүче харвестер һәм форвардер техникасы эшли, шулай ук кунаклар урман питомнигында да булдылар. Кунаклар каршысында "Табигать варислары" Арча мәктәп урманчылыгы вәкилләре чышыш ясады һәм үзләренең "Казансу елгасының тарихи башлангычы" фәнни эшен күрсәтте. Томск өлкәсенең региональ урман хуҗалыгы департаменты директоры Михаил Малькевич Арча урман хуҗалыгы музееның кайтавазлар китабында истәлекле язу калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International