ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 16 июлендә "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ учреждениесендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләреннән җитәкче-урманчылар һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашында Республика семинар киңәшмәсе узачак. Чара кысаларында "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ базислы урман питомнигында утырту материалын үстерү технологиясе күрсәтеләчәк. Шулай ук Петровка кишәрлеге урманчылыгында каен һәм нарат урман культуралары өлеше каралачак. Урманчыларга теплицадагы чәчкеннәрне күрсәтәчәкләр һәм зур габаритлы утырту материалын утырту буенча Крона ПД-0.8 агрегатының эшләү технологиясе турында сөйләячәкләр. Ютазы кишәрлеге урманчылыгында мәктәп урманчылыгы эше белән танышачаклар.


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан дәүләт аграр университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлап чыгучыларга дипломнар тапшыру тантанасында катнашты. 2018 елда "Урман эше" һәм "Ландшафтлы архитектура" кебек юнәлешләр буенча студентлар чыгарылды. КДАУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Вәлиев билгеләп узганча, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты Урман хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз элемтәдә тора һәм бу хәл уңай нәтиҗәләр бирә. Чыгарылыш укучыларының күбесе, әле студент булганда ук, министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә эшли башлаган. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгарылыш студентларын котлады һәм министрлыкның урман хуҗалыгына яшь белгечләрнең эшкә килүендә мәнфәгатьле булуы хакында билгеләде, яшьләрнең үз потенциалын тормышка ашыру өчен көчләр дә, мөмкинлекләр дә булачак.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллияте абитуриентлары белән очрашу уздырды. Булачак студентлар ата-аналары белән берлектә Министрлыкка Татарстанның төрле районнарыннан килделәр. Баулы районының Покровский авылыннан Милана Егорова балачактан ук табигать һәм урман белән кызыксынган, үз карарын аңлы рәвештә кабул иткән. "Мин ландшафт дизайнын сайладым, ул иҗади кешеләр өчен, һәм шул юлдан барырга карар иттем. Бу перспективалы юнәлеш, дип уйлыйм". Миланага теләктәшлек күрсәтү өчен аның әнисе Людмила Егорова килгән: "Безгә урыны ошады – Лубянда бик матур! Барысы да ямь-яшел, гүзәл. Мин үзем дә калыр идем әле. Баламның экологик чиста урында белем алачагына мин бик сөенәм. Урман чәчәк атсын!"

Министр Равил Кузюров чыгарылыш укучыларына урман тармагындагы эшләрнең торышы, Лубян урман-техника көллияте турында, урман һөнәренең әһәмияте хакында сөйләде, балалар белән танышты һәм аралашты.

"Урман хуҗалыгында эшләүче – ул беркайчан да юкка чыкмаячак һөнәр, моны ассызыклауны сезнең өчен әһәмиятле булыр дип саныйм! Хәтта агачка алмаш итеп синтетик һәм полимер үсеш алган дәвердә дә агачка булган ихтыяҗ кимеми, чөнки ул чиста һәм экологияле продукт, димәк, урманнарны саклау һәм үрчетү бурычы һәрвакыт актуаль булачак!" – дип билгеләде министр Равил Кузюров.


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләргә яңа җитәкчеләр билгеләде. Өч – Идел буе, Тәтеш һәм Ары урманчылыкларында яңа кадрлар билгеләнде. “Идел буе урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе итеп элегрәк “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ җитәкләгән Рөстәм Исмәгыйлов билгеләнде. “Тәтеш урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе булып Ранил Рәхмәтуллин билгеләнде. “Ары урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе итеп элегрәк “Ары урман хуҗалыгы” ДБУ директоры урынбасары вазыйфасын биләгән Фәнис Гарифуллин билгеләнде. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов коллективларга яңа җитәкчеләрен күрсәтте һәм яңа эш урыннарында аларга уңышлар теләде.

Равил Кузюров "Лениногорск урманчылыгы" ДКУда эшләр торышы белән танышты, әлеге эштә шулай ук Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты. Министр Шөгер кишәрлеге урманчылыгындагы базислы урман питомнигы белән танышты һәм 2018 елгы урман культураларының – гади чыршы белән сабаклы имәннең сыйфатын тикшерде. Шулай ук 2011 елда утыртылган гади нарат утыртмалары да каралды. Равил Кузюров хезмәткәрләрнең игътибарын уздырыла торган эшләрнең сыйфатына һәм вакытында башкарылуына, Татарстанның урман фондын тулыландырырга тиешле шәхси  утырту материалы үстерү зарурлыгына юнәлтте.  

Шулай ук Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәрендә урнашкан "Урман-янгын үзәге" ДБУ ЯХС-3 янгын техникасының әзерлеген дә тикшерде.  Тикшерү кысаларында министрга көчләрнең һәм чараларның гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә әзер торуы турында җиткерделәр. Карауны уздырганнан соң Равил Кузюров урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, анда җәйге чорда урманнарга контроль чараларын уздыру зарурлыгына тагын бер кат басым ясалды.


7
июль, 2018 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Зөя елгасы акваториясендә ачык суда SVIYAGA SWIM-2018 йөзү ярышлары булды. Спорт чарасын тантаналы рәвештә ачу чарасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты, ул Татарстан Республикасының Йөзү федерациясен җитәкли.

Йөзүләр 3,5 һәм 1,5 чакрымлы аралыкларга уздырылды, аларның дистанциясе архитектур һәм тарихи һәйкәл – Свияжск утравын уратып узды. Гомуми исәпләгәндә ачык судагы ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән 18 яшьтән башлап 75 яшькәчә булган 200дән артык спортчы катнашты.


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Равил Кузюров Әлки урманчылыгында эш сәфәре белән булды. Визиты кысаларында министр Базарлы Матак кишәрлеге урманчылыгындагы базислы урман питомнигы белән танышты, биредә чыршы, нарат һәм карагай кебек төп урман хасил итүче токымнар үсә. Министр шулай ук Гибрид-38 тирәгенең үсенте плантацияләрен карады, киләсе елда андагы утыртмалар Татарстан шәһәрләрендәге паркларны һәм скверларны яшелләндерү өчен тотылачак. Тирәкнең әлеге токымы югары уңдырышлы булуы, чирләргә каршы торучанлыгы белән аерылып тора һәм санитар-гигиеник үзенчәлекләргә ия.

Равил Кузюров шулай ук тәрбияви кисү кишәрлекләрен карады һәм 2018 елгы урман культуралары утыртмаларының сыйфатын тикшерде.

Объектларны караганнан соң министр урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, биредә Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин да катнашты. Равил Кузюров төп бурычларны атады, башкарыла торган эшләрнең сыйфатына игътибар юнәлтте, теләкләрен һәм кисәтүләрен җиткерде.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Урман хуҗалыклары питомникларында чәчкеннәрнең һәлак булуын чикләү максатларында чәчкеннәрне тәрбияләү эшләре алып барыла: даими рәвештә агротехник чаралар уздырыла, ашлама кертелә, су сибелә, мульча кертелә.

Асылда, "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ питомнигында аномаль эссе (+33 °С һәм аннан югары) булуга бәйле рәвештә чәчкеннәргә көн саен су сибелә, бу эшнең инде нәтиҗәсе дә бар.

"Эссе җәй килеп җитте. Һәм һава торышы куркыныч тудыра. Урман торгызудагы әһәмиятле бурычларның берсе – үз утырту материалыңны уңышлы үстерү. Шуңа күрә дә су сибү нормалары арттырылды. Быел чәчелгәннәргә аеруча зур игътибар бирелә", – дип билгеләде "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова.


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды, ул Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы темасына багышланды. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Урманнарда гражданнарның булуын һәм транспорт чараларында үтеп керүне чикләү турында" 2018 елның 26 июнендәге 1594-р номерлы күрсәтмәсенең үтәлүен тәэмин итәргә кушты. Шуңа бәйле рәвештә урманчылыкларның җитәкчеләренә урман территорияләрен махсус контрольгә алу йөкләмәсен тапшырды.

Татарстанда югары температура режимы урнашты, ул урманнарда янгын чыгу куркынычын тудыра. Урманнарда булуны чикләү шартларында халыкка урманнарга бару һәм аның территориясенә транспорт чарасында үтеп керү тыела.


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген, 2 июль көнне, эшлекле сәфәре кысаларында Равил Кузюров “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ һәм “Минзәлә урман хуҗалыгы” ДБУ барган эшләр торышы белән танышты. Министр Минзәлә кишәрлеге урманчылыгында тәрбияви кисүләрне карады. Шулай ук ул Юртау кишәрлеге урманчылыгындагы базис урман питомнигында питомник хуҗалыгы белән дә танышты, биредә чәчкеннәрне тәрбия кылучы мәктәп урманчылыгы укучылары белән аралашты.

Министр шулай ук 2017 һәм 2018 елларда Минзәлә урманчылыгы урман фонды территориясендә утыртылган урман культураларының сыйфатын да тикшерде. Объектларны караганнан соң урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә узды, биредә Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов та катнашты. Үзенең чыгышында министр хезмәткәрләргә башкарыла торган эшләрнең сыйфатына һәм үз вакытында гамәлгә ашырылуына игътибар итәргә кушты.

“Мин таләп иткән иң беренче нәрсә – ул сез башкарган эшләрнең сыйфаты. Питомникка иң беренче әһәмиятле роль бирелә. Ул нигезләрнең нигезе, безнең урманнарның киләчәге. Беренчедән, питомниклар тиешле торышта, икенчедән, конкурентлыкка сәләтле булырга тиеш”, – дип билгеләде министр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International