Бүген, 2018 елның 29 июнендә, Лубян урман-техника көллиятендә чыгарылыш студентларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Үзенең чыгышында министр билгеләп узганча, хәзерге вакытта Лубян көллиятендә урманны белә торган, техника белән эш итә белгән, урман ресурсларында иркен юнәлеш алучы профессиональ кадрлар әзерләү өчен күп нәрсә эшләнә. "Сезгә тормышыгызда һәм хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар телисем килә, сезнең һәркайсыгызга илебезнең урман хуҗалыгын үстерү тарихында үзеннән соң изге эз калдыру бәхете насыйп булсын! Лубян урман-техника көллиятен тәмамлап чыгуыгыз белән тәбрик итәм!" – дип билгеләде министр.
Соңыннан Равил Кузюров чыгарылыш укучылар белән очрашты, биредә республиканың урман хуҗалыгында идарә структурасы, эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре, яшь белгечләргә булган ярдәм чаралары һәм Татарстан Республикасының урман тармагын үстерү перспективалары турында сөйләде. Булачак коллегалар белән очрашуга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләренең җитәкче-урманчылары да килгән иде. "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова яшь белгечләрне конкрет вакант вазыйфаларга чакырды.
Лубян урман-техника көллияте – Татарстанда дипломлы, урман эшенең төрле-төрле тармакларына кирәкле белгечләрне укытып чыгара торган бердәнбер урта һөнәри белем бирү йорты. Көллиятне тәмамлап чыгучыларның күбесе Татарстан Республикасы урман хуҗалыгында җитәкчеләр һәм әйдәп баручы белгечләр булып эшли. Лубян урман-техника көллияте эшләгән чорда белем бирү йортында 9000 артык дипломлы белгеч әзерләнгән, алар арасында Советлар Союзы Герое Николай Савин һәм Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов кебек якты шәхесләр бар.
Татарстанның Саба муниципаль районы "Лесхоз УББМ" МБМУ "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ дендрология бакчасы каршында ачылган оранжеряне карады. Экскурсияче сыйфатында "Саба урманчылыгы" ДКУ урманны саклау һәм яклау инженеры – мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Зоя Мултанова чыгыш ясады.
Саба районындагы бердәнбер оранжереянең мәйданы 783 кв. м., ул тропик, субтропик һәм дала бүлекчәләренә бүленгән, биредә безнең климатка хас булмаган үсемлекләр үсә. Хәзерге вакытта биредә экзотик үсемлекләрнең 300 төре бар. Яшь урманчылар гадәти булмаган агачларны, үләннәрне һәм куакларны бик зур кызыксыну белән күзәтте. Банан, һинд камышы, лимон, анар, дәфнә агачы, хөрмә, инҗир, авокадо, фейхоа, фикус, алоэ һ.б. үсемлекләрне “тереләй” күрде. "Без авыл балалары өчен башка континент табигате белән Татарстаннан китмичә генә танышу мөмкинлеге тудырылуына шатланабыз. Минем уйлавымча, бу бик кызыклы һәм күңелле экскурсия булды", – дип билгеләде Зоя Мултанова.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Әгерҗе районында эш визиты белән булды. Сәфәре барышында Әмир Бәдертдинов Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итте, очрашу барышында “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе Равил Иманголов белән берлектә халыкка урман хуҗалыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Чара кысаларында төрле, асылда ташламалы утын алуда ярдәм күрсәтү турында мәсьәләләр каралды. Килгән барча мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде. Гражданнарга җайлы булсын өчен Татарстанда тәүлек әйләнәсе 8800-100-94-00 телефон номеры эшли.
Җәүдәт Яхъя улы урман хуҗалыгында 40 елдан артык эшли, үз эшчәнлеген урманчы буларак башлап җибәрә, соңыннан озак еллар дәвамында урманчы ярдәмчесе булып эшли, урман хуҗалыгы үзгәртеп корылганнан бирле Юхмачы кишәрлеге урманчылыгын җитәкли. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, Җәүдәт Хәмидуллин көр рухлы һәм актив яшәеш позициясе алып бара, яшь белгечләрнең остазы булып тора. Урманчылыкта эш көне бик иртә башлана һәм 7.00 сәгатькә аның җитәкчелегендәге эш бригадасы инде объектта тора торган була. Быел урман торгызу кысаларында аның җитәкчелегендә 18 гектар мәйданда корычагачтан урман культуралары чыбылдыгы булдырыла. Шулай ук 74,8 гектар мәйданда урман культураларына өстәмә эшләр дә уздырыла. 4 гектарда табигый яңартылуга ярдәм күрсәтелә. Бу хәл Әлки урманчылыгында иң яхшы күрсәткечләр булып тора, эшләр кыска вакыт аралыгында һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарылган.
"Мин урманнан энергия алам, чөнки урман – ул безнең яшәешебез. Без эшләгәндә – без яшибез әле. Һәм урман үскәндә, без беләбез, без әле кирәк, – дип билгеләде Җәүдәт Хәмидуллин.
Җәүдәт Хәмидуллин сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Урманнарда янгын чыгу куркынычы артуга бәйле рәвештә "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ Зәй-Каратай кишәрлеге урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан урманнарда патруль эше башкарыла һәм Лениногорск ш. яшәүчеләр арасында янгынга каршы пропаганда алып барыла. Дәүләт урман инспекторлары янгын куркынчсызлыгы өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау максатында рейдлар уздыра. Беренче яртыеллыкта "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ тарафыннан РФ КоАП 8.32 ст. 1 өлеше ("Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу") нигезендә 2 административ беркетмә төзелде. "Статистика буенча табигый янгыннарның 90% тирәсе кешеләрнең игътибарсызлыгы, ә еш кына җинаятьчел ваемсызлыгы аркасында барлыкка килә. Күзәтүсез калдырылган учак, саксыз ташланган төпчек, ял итү урынында калдырылган пыяла савыт, узган ел янган үлән калдыклары урман һәлакәтенә китерергә мөмкин. Республикада яшәүче һәркем "яшел дусты" – урманга сакчыл карашта булырга тиеш!" – дип билгели урманчылар.
Җәйге чорда Татарстан урманнарындагы янгын куркынычсызлыгы бүген "Татар-информ" МА булып узган матбугат конференциясенең төп темасы булды. Башкарылган эшләр турында Татарстан Республикасы "Урман-янгын үзәге" ДБУ башлыгы Айрат Әхмәров һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев сөйләде.
Һава торышына бәйле рәвештә урманнарда янгын чыгу куркынычының өченче, бик югары классы саклана. Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә, халыкка урманнарга сәяхәт кылганда һәм урманнарга якын территорияләрдә булганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне куркынычка дучар итмәс өчен, учак ягу тыела.
Хәзерге вакытта республика территориясендә 23 янгын-химия станциясе эшли, шуларның 18е –II типлы ЯХС һәм 5се – III типлы ЯХС. Урманнарны янгыннардан саклау буенча махсуслаштырылган учреждение – "Урман-янгын үзәге" ДБУ составына гамәлдәге III типлы ЯХС һәм тәүлек әйләнәсе эшли торган региональ диспетчер идарәсе пункты керә.
2018 елга Татарстан Республикасы территориясендә Урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы нигезендә урман-янгын формированиеләренең саны 343 кеше, 310 берәмлек техника тәшкил итә.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары раслаган Урманнарда янгыннарны сүндерү планнары нигезендә "Урманчылык" дәүләт казна учреждениеләре каршында 1000 тирәсе кеше исәбендә 203 ирекле янгын дружинасы төзелде.
Республикада яшәүче һәркем янып китүнең барлык фактлары турында урман сагының түләүсез турыдан-туры номерына хәбәр итә ала: тел. 88001009400.
Урманнарны авиация ярдәмендә күзәтүнең 3 маршруты расланды. Татартан Республикасы урман фонды җирләрендә янгын чыгу куркынычын мониторинглау авиация ысулы белән 1225,8 мең гектар мәйданда һәм җир өслеге буенча 10,6 мең гектарда гамәлгә ашырыла.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу кисәтү алуга яисә гражданнарга 1 мең 500 сумнан 3 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр; юридик затларга 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә.
Оператив башкарылган эш нәтиҗәсендә 7 ел дәвамында Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгуга юл куелмады!
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә йомгак ясадылар. Ике ай дәвамында республикада яшәүче 9.5 меңнән артык кеше урманнарны санитар чистартуда актив катнашты. Акция барышында автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трасса буйлары җыештырылды. 2410 м3 күләмендә каты көнкүреш калдыгы, коры-сары һәм ауган агачлар җыелды һәм чыгарылды.
Республиканың традицион "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда уңайлы санитар-экологик торыш булдыру максатларында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.04.2018 № 859-р күрсәтмәсе нигезендә уздырыла.
Акциягә дәүләт граждан хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, суд органнары хезмәткәрләре, укытучылар һәм белем бирү йортлары студентлары теләктәшлек күрсәтте. Җирле халык һәм экологик иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары актив катнашты.
Шулай ук акция кысаларында урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында урнашкан 432 артык мәгълүмат тактасы, аншлаг, ял чатырлары төзекләндерелде һәм 25 чишмә тәртипкә китерелде. "Татарстанның чиста урманнары" акциясе барышында гражданнар ялы өчен иминлекле һәм эстетик шартлар тудырылды. Акциянең язгы этабы 2018 елның 15 сентябреннән 15 ноябренә кадәр узачак.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов рәислегендәге дәүләт имтихан алу комиссиясе Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаучы 24 кешедән имтихан алды. Студентлар "Урман эше" юнәлеше буенча квалификация эшләрен яклады. Әлеге вакытта КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты ике юнәлеш: "Урман эше" һәм "Ландшафт архитектурасы" буенча студентлар әзерли/ 2018 елда 52 чыгарылышка диплом тапшырылачак.
"Аксубай урманчылыгы" ДКУ "Урман патруле" мәктәп урманчылыгының 7 сыйныфында укучылар Аксубайның 2 нче урта мәктәбендә мәктәп яны лагерында ял итүче 1-4 сыйныф укучылары өчен "Өмет сукмагы"ннан экологик экскурсия уздырды. "Өмет сукмагы" – ул экологик проект, мәктәп уны урманчылыгында биология укытучысы һәм куратор Надежда Панюкова тарафыннан эшләнгән. Мәктәп кишәрлеге территориясендә "Алмагач бакчасы", "Кырмыска оясы", "Җир җиләге", "Дендрарий", "Дару үләннәре" станцияләре бүленгән, аларны узганда укучы әйләнә-тирә мохит турында теоретик һәм гамәли белемнәр туплый. Урманга сакчыл карарга өйрәнә, биология өлкәсендәге белемнәрен арттыра, җирлектә юнәлеш алу күнекмәсен ала һәм туган төбәгенең табигате үзенчәлекләрен өйрәнә. Азакта балалар викторина уздырды, биредә балалар сорауларга җавап бирде. "Безнең хезмәт кешеләргә шатлык китерә, бу безгә бик сөенечле. Әйләнә-тирә дөньяны саклауга без үз өлешебезне кертәбез. Без экологик проектны тормышка ашыру буенча эшне алга таба да дәвам иттерәчәкбез", – дип билгеләде мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график нигезендә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Барлыгы 4: Баулы, Кәләй, Зәй һәм Әлки урманчылыкларыннан 59 лот күрсәтелгән иде.
Аукционда җиңүчеләр белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзелә һәм, аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча, сатуларның рәсми сайтында аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач һәм аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.