Урман хуҗалыгы министры "Идел буе урманчылыгы" ДКУ, "Идел буе урман хуҗалыгы" ДБУ эшчәнлеген тикшерде.
Тикшерү барышында министр урманчылыкның эш биналарын, Свияжск кишәрлеге урманчылыгында санитар кисү кишәрлекләрен, 2018 елгы яр-балка утыртмаларын карады. Министр шулай ук Теньково кишәрлеге урманчылыгының эше һәм агач кисү буенча эш цехлары белән дә танышты. Урманчылыкны караганнан соң Равил Кузюров өч истәлекле агач утыртты.
Равил Кузюров Идел буе урманчылыгы хезмәткәрләре игътибарын башкарыла торган эшләрнең сыйфатына юнәлтте.
Соңрак Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры "Кайбыч урманчылыгы" ДКУ һәм "Кайбыч урман хуҗалыгы" ДБУ эше белән танышты. Равил Кузюров агач әзерләү буенча Амкадор комплексыннан файдаланып, аркылы кисүләрдә агач материалы әзерлеген, Кайбыч урманчылыгының эш биналарын, янгынга каршы ЯХС-3 техникасы күрсәтелгән гаражны, урман питомнигын һәм барча Россиягә данлыклы булган Кайбыч имәнлекләрен карады.
Кайбыч имәнлекләре Татарстанда иң яхшысы булып санала. Бу генетик яктан иң яхшы урман, мәйданы 700 га артып китә. Имәннәрнең яше – 80-120 ел. Генетик резерватның төп максаты – яхшыртылган үзлекле орлыклар әзерләү. Министр әлеге проектны федераль дәрәҗәдә саклау һәм үстерү эшенең әһәмиятле булуын билгеләде.
Хәзерге вакытта урман питомнигында 3 миллионнан артык төп урман хасил итүче токым чәчкеннәре үсә, инде киләсе елда шуларның 300 меңе Татарстанның урман фондын тулыландырачак.
Министр шулай ук "ТРда урман утыртмаларын саклау һәм оптимальләштерү" Россия-алман проектының гамәлгә ашырылу барышын да тикшерде. Равил Кузюров "Нельдер түгәрәге" методикасы буенча утыртылган имән-юкә утыртмаларын карады. Әлеге проект Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының махсус тикшерүендә тора.
Соңыннан министр Кайбыч урманчылыгы һәм Кайбыч урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, биредә шулай ук Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.
Министр хезмәткәрләрнең игътибарын урман питомнигының сыйфатына һәм керемле булу дәрәҗәсенә юнәлтте, питомникны хәзерге икътисадый чынбарлыкка яраклаштыру зарурлыгы булуын искәртте.
“Ютазы УБМ” МБМУ “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы укучылары чишмә территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Болар – пластик шешә, полиэтилен пакетлар, азык-төлек төргәкләре. Балалар үз мисалында әйләнә-тирәлеккә ничек карарга кирәклеген күрсәтте. “Һәр кеше табигать саклауга үзеннән өлеш кертергә тиеш”, – дип исәпли яшь урманчылар. Акция барышында мәктәп укучылары 10 капчык чүп җыйды, ул каты көнкүреш калдыклары полигонына озатылды.
Соңрак яшь урманчылар халык арасында агитация уздырды һәм янгын куркынычы чорында урманнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында листовкалар таратты. Алар шулай ук халыкка талпан энцефалитыннан профилактика турында да сөйләде.
Мамадыш шәһәренең Башкарма комитеты бинасында гражданнар кабул ителде. Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов һәм Мамадыш урманчылыгы җитәкче-урманчысы Әхәт Хәсәнов халыкка урман хуҗалыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Кабул итү барышында урман амнистиясе, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне урман фондына салу, аукционнарда катнашу мөмкинлеге, йорт төзегәндә ярдәм һәм ташламалы утын алу мәсьәләләре каралды. Килгән барча мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде.
Гражданнарга җайлы булсын өчен Татарстанда тәүлек дәвамында эшли торган 8(843)221-37-95 телефон номеры бар, аның аша урман законнары бозылуның барлык фактлары (законсыз кисүләр, санкцияләнмәгән чүплекләр, урман янгыннары) турында да хәбәр итәргә мөмкин, http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/priemn.htm интернет-кабулияте эшли, моннан тыш сорауларны minleshoz@tatar.ru электрон почтасына да юлларга була. Россиядә шулай ук урман сагы буенча тәүлеклек телефон эшли: 8800-100-94-00.
Урман тармагы ветераннары Казан территориясен яшелләндерүдә катнашты. Акциядә шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Волгоград урамында 100 данә күләмендә савыр, кызыл миләш, кара миләш, балан һәм гөлҗимеш үсентеләре утыртылды. "Татарстанның урманлы өлеше кечкенә, шуңа күрә дә мондый акцияләр бик кирәк, һәр яңа агач әһәмиятле", – дип билгеләде урман тармагы ветераны Людмила Веткасова. Әлеге акция "Татарстан Республикасы оешуга 100 ел"га әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча чаралар планы кысаларында уза.
"Мин Урман хуҗалыгы министрлыгында 18 ел буе баш инженер, министр урынбасары булып эшләдем һәм урман хуҗалыгында урман торгызуның иң әһәмиятлесе дигән фикергә килдем", – дип сөйләде урман тармагы ветераны Михаил Филимонов.
Билгеләп үтәргә кирәк, урман культуралары сезоны ахырына якынлаша, язгы чорда Татарстанда 4000 гектар территориядә 18.5 миллион агач утыртылды.
Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә, Идел елгасы буйлап, Яшел наратлыкта, урманчылар "Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында урман утыртмаларын көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Акциядә урман кишәрлекләре арендаторлары актив катнашты. Урман өмәсе барышында урман фонды территориясеннән 10 кубометр күләмендә каты көнкүреш калдыклары чыгарылды. "Халыкның аңлы булуы һәм урманнарга сакчыл мөнәсәбәте урман байлыкларын саклауның нигезе булып тора", – ди урманчылар.
#ӘЙДӘУРМАНЧЫБУЛЫРГА! 15 май көнне шундый шигарь белән Мамадыш районы Олыяз авылында күңелле чара булып узды. Мәктәп укучылары алдында мөгаллимнәрдән һәм студентлардан торучы агитбригада чыгыш ясады. Командага Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов җитәкчелек итте. Алар Лубян урман-техника көллиятендә белем алуның өстенлекләре һәм әлеге уку йортын тәмамлап чыгучыларга ихтыяҗ булуы турында сөйләде. Ул – Татарстанда дипломлы, урман эшенең төрле-төрле тармакларына кирәкле белгечләрне укытып чыгара торган бердәнбер урта һөнәри белем бирү йорты.
#ӘЙДӘУРМАНЧЫБУЛЫРГА акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырыла. Аның максаты – яшьләрне урманчылар рәтенә җәлеп итү. Хәзер бу – бик актуаль. Татарстанның урман белән каплану өлеше нибары 17.5% тәшкил итә, халыкка уңайлы яшәү өчен әлеге күрсәткечне 25%ка кадәр күтәрергә кирәк. Әлеге глобаль мәсьәләне әйләнә-тирә табигать турында кайгыртучы профессионал урманчылар хәл итә ала.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ һәм "Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләрен инспекцияләде.
Равил Кузюров Матюшино кишәрлеге урманчылыгы конторасын, агач кисү цехын, куркынычсызлык техникасы кабинетын һәм гаражны карады. Янгын куркынычы янаган чорга бәйле рәвештә янгынга каршы инвентарьның һәм янгын техникасының әзерлегенә махсус игътибар бирелде.
Шулай ук министр санитар-сайланма тәрбияви кисүләр башкарыла торган диләнкеләрне, даими урман-орлыкчылык кишәрлеген, аркылы кисүләрне һәм базислы урман питомнигын да карады.
Татарстанның урман хуҗалыгы министры Шәһәр яны урманчылыгының урман питомнигында уздырыла торган эш белән танышты. Әлеге вакытта биредә нарат, чыршы һәм карагач орлыкларын чәчү эше тулы куәтенә алып барыла. Соңыннан Равил Кузюров питомникның мәктәп бүлекчәләрен, ачык грунтта һәм теплицада чыбыкча ялгау эшен карады.
Бүгенге көндә "Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ территориясендә 424 мең данәдән артык Европа чыршысы, 600 мең данә гади нарат, 155 мең данә Себер карагачы чәчкеннәре үсә, алар инде быелның көзендә шәһәрләрнең паркларында һәм скверларында утыртылачак, шулай ук Татарстан Республикасы урман фондын да тулыландырачак.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Агач материалын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны чикләү һәм кисәтү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Әлеге темага багышланган доклад белән урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов чыгыш ясады. Утырыш кысаларында "Агач ташучы" операциясенә беренчел йомгаклар ясалды, шулай ук урман инспекторларының нәтиҗәле эшчәнлеге һәм 415-ФЗ номерлы федераль закон үтәлеше турында да сүз булды. Министрның беренче урынбасары билгеләп узганча, Урман хуҗалыгы министрлыгының хокук саклау хезмәтләре һәм башка ведомстволар белән ведомствоара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә урман законнары бозуларны чикләү өлкәсендә эшне җайга салу мөмкинлегенә ирешелә. Министр урынбасары законсыз агач кисүләрне чикләү эшендә алга таба да нәтиҗәле эшләү теләген белдерде. ЮХИДИ һәм үлчәү контроле хезмәткәрләре актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
2018 елның 1 кварталында "Агач ташучы" операциясе барышында 2000 артык машина тикшерелде, 20 административ беркетмә төзелде.
2018 елда законсыз кисүнең 41 очрагы ачыкланды, законсыз әзерләнгән агач материалы күләме 155 кубометр, китерелгән зыян күләме 4000 сумнан артык тәшкил итте. Узган елның аналогик чорында урман утыртмаларын законсыз кисүнең 235 куб күләмендә 38 очрагы теркәлгән иде.
Ел саен уздырыла торган "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе кысаларында бүген Шәһәр яны урманчылыгының Биектау һәм Столбище кишәрлеге урманчылыклары территориясендә урман фонды җирләре җыештырылды.
Үзәкләштерелгән акция Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында Биек Тау поселогы янәшәсендә узды. Чарада хакимият вәкилләре дә – министрлыкларның, ведомстволарның, суд органнарының һәм прокуратура хезмәткәрләре, шулай ук Биектау районы халкы актив катнашты. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да урманнарны саклау эшенә үзеннән өлеш кертте.
Бу көнне шулай ук "Татарстанның чиста урманнары" акциясе тагын бер урман кишәрлегендә узды, әлеге урынны халык телендә "Имәнлек урманы" дип атап йөртәләр.
Урман сезоны башыннан бирле, "Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында, 1,7 мең куб. м. тирәсе чүп һәм 630 гектардан коры-сары җыелды. Бүген исә 300 гектар тирәсе урман территориясе чистартылды.
"Татарстанның чиста урманнары" акциясе сигез ел дәвамында уздырылып килә. Тарихны искә төшерсәң, урманны даими җыештырып килгәннәр. Бүген республика буенча әлеге чара барлык урманчылыкларда диярлек оештырылды. Акциядә барлыгы 7 мең тирәсе халык катнашачак, алар урманнарны көнкүреш калдыкларыннан һәм ауган агачлардан чистартачак", – дип сөйләде Равил Кузюров.
Татарстан Югары суды коллективы җитәкчеләре Илгиз Гыйлаҗев рәиселегендә ТР Биектау районының "Казан аръягы" паркында урнашкан гадел хөкем аллеясына 200 үсенте утыртты. Утырту материалын Ары урманчылыгы бирде. "Гадел хөкем аллеясы"на чыршы, нарат, юкә, миләш агачлары утыртылды. Әлеге аллеяга узган елның октябрь аенда нигез салынды, элегрәк биредә 120 агач утыртылган иде.