2018 елның 12 маенда 10.00 сәгатьтә "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе кысаларында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында урман биләмәләрен бердәм чистарту көне уздырылачак. Үзәкләштерелгән акция Биек Тау ав. янәшәсендәге 89 кварталда урнашкан Биектау кишәрлеге урманчылыгында планлаштырыла.
"Татарстанның чиста урманнары-2018" традицион табигать саклау акциясе 25 апрельдән 25 июньгә кадәр һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр уза. Урман территорияләрен җыештыру эшендә дәүләт граждан хезмәткәрләре, ТР Прокуратурасы, министрлыклар, ведомстволар, суд органнары хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.
"Татарстанның чиста урманнары" традицион акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән ике этапта – язын һәм көзен уздырыла торган иң әһәмиятле һәм күләмле чараларның берсе булып тора, халык арасында һаман да зуррак популярлык казана бара. Әлеге акциянең максаты – урманнарның иминлекле санитар торышын карап тоту, шулай ук әйләнә-тирәлек проблемаларына халык игътибарын җәлеп итү.
Соңгы елларда, рекрацион басымның арта баруына бәйле рәвештә, урманнарның санитар торышына зур йогынты ясала, нәтиҗәдә урманнар көнкүреш калдыклары белән чүпләнә.
Әлеге акция республиканы баланслы рәвештә социаль-икътисадый үстерергә һәм гражданнарның иминлекле әйләнә-тирәлеккә конституциячел хокукларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Билгеләп узарга кирәк, узган ел урманнарның территорияләрен чүп-чардан чистарту чарасында республикада яшәүче 29 меңнән артык кеше катнашты. Активистлар автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларын чистартты, каты-көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп алынды. Чыгарылган чүп күләме 4175 м3 тәшкил итте. Моннан тыш, акция кысаларында 157 мәгълүмати һәм рекреацион объект тәртипкә китерелде: урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында урнаштырылган щитлар, аншлаглар, ял итү өчен чатырлар ремонтланды, 21 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде.
Чиста урманнар – сәламәтлек нигезе, безнең киләчәк нигезе! Саф һава сулап, урманның аллы-гөлле төсләрдәге гүзәллегенә соклауны – күпкә күңеллерәк. Меңнәрчә елларга урманны саклавы кыен түгел, бер кечкенә генә адым – һәм урман күп елларга сакланачак.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Лаеш урманчылыгы" ДКУ һәм "Лаеш урман хуҗалыгы" ДБУ тикшерде.
Равил Кузюров II типлы ЯХС, III типлы ЯХС, "Лаеш" кишәрлеге урманчылыклары контораларын, агач эшкәртү буенча җитештерү цехларын, шулай ук урман питомнигын карады.
Равил Кузюров урман питомнигының сыйфатына игътибар итте һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә алга таба эшләрендә нәтиҗәлелек һәм уңышлар теләде.
Бүгенге көндә "Лаеш урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениесенең Питрәч кишәрлеге питомнигында себер карагачының 200 мең данәдән артык, Европа чыршысының 380 мең данәдән артык, гади наратның 250 мең данәдән артык чәчкене үсә, алар киләсе елда Татарстанның урман фондын тулыландырачак.
Лаеш кишәрлеге питомнигында ат кәстәнәсе, зәңгәр формалы чәнечкеле чыршы, гади миләш, көнбатыш савыр, кызыл имән кәлшәләре культуралаштырыла, алар республика шәһәрләрен һәм торак пунктларын яшелләндерү өчен декоратив үсемлек сыйфатында кулланыла.
Татарстанның урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров Татарстан Республикасы Мөслим районында “Хәрби һәм хезмәт даны” мемориал комплексындагы Мәңгелек утка такыялар салу тантанасында катнашты. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән берлектә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Фидакарь хезмәт өчен” медальләрен тапшырды.
Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән ветераннарны һәм бәйрәм кунакларын Бөек Җиңү Көне белән тәбрикләде һәм иң яхшы теләкләрен белдерде.
Сүз уңаеннан, яу кырында ятып калган батырларны искә алу һәм ветераннарга хөрмәт күрсәтү өчен Мәңгелек ут янына меңнәрчә Мөслим халкы һәм район кунаклары килде. Җиңү Парады Мөслимне генә түгел, республика, барча ил халкын берләштерде.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!
Хөрмәтле Татарстан халкы!
Халыкара бәйрәм – Җиңү Көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез! Буыннар алмашынып тора, ә әлеге дата безнең йөрәкләрдә батырлык, намуслылык, бөек патриотизм, Ватанның киләчәге өчен халыкның бергәләшеп хезмәт итү символы буларак сакланып килә.
Икенче, иң күп кан коюлы Бөтендөнья сугышында җиңү яулау бары тик совет халкының гына, бөтен дөньяны таң калырган һәм әле дә шаккаттырган, көчле ихтыяр көченә ия булган безнең батыр солдатларыбызның, диңгезчеләребезнең, офицерларыбызның гына хәленнән килде.
Әлеге ямьле көндә урман хуҗалыгында эшләгән ветераннарга аеруча рәхмәт белдерәсе килә. Катлаулы һөнәр булуына карамастан, Сезнең һәркайсыгыз сугыш елларында урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча шактый авыр һәм төрле планлы бурычларны үтәп килде.
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, без Сезгә “Рәхмәт!” дибез. Кырык бишенче елның шатлыклы язы, торгызылган шәһәрләр һәм авыллар, сугыш чорыннан соңгы буыннарның тыныч тормышы өчен рәхмәт! Без Сездән күп нәрсәләргә өйрәнәбез, эшләребездә һәм ниятләребездә сезгә тиңләшергә тырышабыз һәм, эстафетаны кабул итеп, ата-бабаларыбыз батырлыгын җәелдерү өчен хәлдән килгәнчә тырышачакбыз.
Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга ихлас күңелдән мәрхәмәтлелек, тынычлык, якты күк йөзе һәм ныклы сәламәтлек телим!
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров
Министр, Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлау максатында, һәр тыл хезмәткәренең өенә килде. Бу кешеләр күп еллар дәвамында урман хуҗалыгында эшләгән, бу тармакка бөтен гомерләрен багышлаган. Шуларның берсе – ТАССР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Миахил Филимонов. Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь була. Балачактан ук ул хезмәт эшчәнлеген алып бара, шуның өчен Бөек Ватан сугышында шанлы хезмәт өчен медале белән бүләкләнә. Тыл хезмәтчәне Александра Мелешина Министрлыкта икътисадчы вазыйфасында 40 ел эшләгән. Тыл хезмәтчәне Госман Ибраһимов 1989 елдан бирле пенсиядә, Бөек Ватан сугышында шанлы хезмәт өчен медале белән бүләкләнгән.
Равил Кузюров шулай ук Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы, профессор Әхмәдулла Газизуллинны да котлады. Ул 2000 елда Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршында урман хуҗалыгы һәм экология факультеты ачу инициаторларының берсе булып тора. Министр тыл хезмәтчәннәре белән аралашты, аларның гозерләрен тыңлады һәм үтәргә вәгъдә итте. Өлкәннәрнең һәркайсына Министрлык исеменнән бүләкләр тапшырылды.
8 май көнне, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан урманчылары хокук саклау органнары белән берлектә рейд уздырды. Әлеге чара кысаларында урманчылар урман законнары бозылуны чикләү һәм профилактикалау максатында урман фонды территорияләрен тикшерде. Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү предметына карата да тикшерүләр уздырылды.
Асылда, Яшел Үзән районында урман фондына янәшә торучы дача җәмгыятьләренә махсус игътибар юнәлтелде. Хәзер дача сезоны башлана, шуңа күрә дә профилактика эше барыннан элек шулар белән үткәрелә. Рейд барышында Яшел Үзән районында урман законнары бозылуның ике очрагы ачыкланды, алар буенча гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме гражданнар өчен 1500 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итә, ә махсус янгынга каршы режим шартларында – 4000-5000 сум. Вазыйфаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, ә махсус янгынга каршы режим шартларында 50 мең сумга кадәр штраф салына.
Сүз уңаеннан, узган ел сезонында Татарстан урманнарында 7 мең кубометрдан артык чүп җыелды һәм чыгарылды, 200дән артык аншлаг урнаштырылды, 186 зат административ җаваплылыкка тартылды, 490 мең сум күләмендә штрафлар салынды.
Һәркемнең дә әйләнә-тирә табигатькә сакчыл каравы мөһим. Урманга кергәндә җаваплылык хисен тоеп, урманнарның чүпләнүенә юл куймау әһәмиятле.
Әлеге чара барча республика территориясендә узды.
Саба муниципаль районында яр-балка буйлап яклаучы урман утыртмалары утырту эше башланды. Асылда, әлеге утыртмаларны булдыру өчен Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ябык тамыр системасы белән үстерелгән утырту материаллары файдаланыла. 2018 елда әлеге утыртмаларга нигез салу өчен гади нарат, европа чыршысы, себер карагачы, өянке каен, сары сәрви агачы кулланыла.
Яз – яклаучы урман полосаларына нигез салу өчен иң оптималь чор. 2018 елда Татарстан Республикасында 1800 га мәйданда яр-балка утыртмалары булдыру, 300 га мәйданда кыр саклаучы һәм 60 га мәйданда су саклаучы урман утыртмаларына нигез салу эше планлаштырыла.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 нче елын бәйрәм итү кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Кайнар линия" телефоны эшли башлады. Бөек Ватан сугышы ветераннары Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы сорауларны 8 (843) 221-37-20 телефоны буенча җиткерә ала.
Республика буенча традицион “Агач утырту” табигать саклау акциясе узды. Бүген әлеге акция республикада яшәүче, урманнарны торгызу идеясенә битараф калмаган 30 меңнән артык кешене берләштерде. Халык урманнарга, урман паркларына һәм аллеяларга агач утыртырга, торак территорияләрне төзекләндерергә дип чыкты.
Әлеге чараның максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән, гражданнарда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмгыятьне аны саклау проблемаларына җәлеп итүдән, экологик торышны һәм халыкның яшәеш тирәлеген яхшыртудан гыйбарәт.
Үзәк чара Казанда – Идел буе районындагы “Ишкәкле спорт төрләре үзәге” спорт комплексы территориясендә узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән катнашында “Урман утырту көне” табигать саклау акциясенә теләктәшлек күрсәтте. Республика лидеры урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән берлектә зәңгәр чыршы агачларын утыртты.
Акциядә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты вәкилләре дә катнашты. Бу көнне гади чыршы, чәнечкеле зәңгәр чыршы, кедр, кәстәнә, гади нарат, кабарчык орлык, тау нараты, карагач, имән, миләш, балан, кара миләш, барбарис, айва, сирин, тал кебек 400 данә күләмендә агач һәм куак төрләре утыртылды.
Акция кысаларында барча республика буенча 600 гектардан артык мәйданга 2,5 миллионнан артык яшь үсенте утыртылды.
2018 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 14 апрелендәге 862-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә гореф-гадәткә әйләнгән "Урман утырту көне" табигать саклау акциясен уздыру планлаштырыла.
Акция традицион рәвештә Татарстан Республикасының барлык урманчылыкларында да узачак. Казан шәһәре янәшәсендә агач утырту өчен өч кишәрлек билгеләнде (Биектау муниципаль районы, Щербаково поселогы янәшәсендә һәм "Зәңгәр күлләр" тыюлыгы янәшәсендә, бер кишәрлек – Лаеш муниципаль районында, Вороновка поселогы янәшәсендә). Чараның башлану вакыты – 09.00 сәгатьтә. Шәһәр яны урманчылыгында чарада катнашучыларны җыю урыннары картада күрсәтелде.
Әлеге акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт.
Әлеге чара быел, дәүләт башлыгы тарафыннан игълан ителгән Ихтыяри зат (волонтер) елында, аеруча актуаль, чөнки безнең һәркайсыбыз инициатива белдерә һәм үз агачын утырта ала. Сезне чарада көтеп калабыз!
Оештыруга кагылышлы барлык сораулар белән Сез 8 (843) 221-37-34 телефон номерына шалтырата яисә A.Samigullina@tatar.ru һәм Andrey.Atamanov@tatar.ru электрон почта адресларына гарызнамә җибәрә аласыз.