18-19 апрель көннәрендә Татарстанның селекция-орлыкчылык үзәгендә, урман культуралары чорына әзерлек кысаларында, уникаль технология гамәлгә ашырылачак – үсентеләргә прививка ясалачак, бу гамәл агачларның генетик үзлекләрен күпкә яхшыртырга булышачак.
Йошкар-Оланың Идел буе дәүләт технологик университетыннан килгән укытучылар нарат, чыршы һәм имән агачларына привика әзерләүнең ничек итеп дөрес башкарылуы турында сөйләячәк һәм өйрәтәчәк. Билгеләп узарга кирәк, әлеге эш ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә 2014 елдан бирле беренче мәртәбә гамәлгә ашырылачак.
Шул рәвешле Татарстан урманчылары Россиядә беренчеләрдән булып үзләрендә җитештерелгән, вегетатив юл белән алынган, нәселдәнлек үзлекләре яхшыртылган утырту материалы булдыру эшенә кереште.
Агачларга прививка ясау эше үзе бик катлаулы һәм гади түгел. Әлеге чараны агачларга карата хәтта хирургия эше дип тә чагыштырырга була. Ләкин, күп еллык эш тәҗрибәсе һәм фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, прививка ясалган плантацияләр орлыктан үрчетелгән утырту материалы белән чагыштырганда күпкә кыйммәтлерәк.
Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге инновацияле комплекс булып тора, анда ябык тамыр системасы белән утырту материалы һәм яхшыртылган үзлекле урман орлыклары җитештерү буенча заманча технологияләр бар. Әлеге комплекс Европадагы иң зур автоматлаштырылган урман селекция-орлыкчылык үзәге булып тора, ул ВСС АВ (Швеция) компаниясенең иң заманча җайланмалары белән тәэмин ителгән.
16 апрель көнне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров җитәкчелегендә эш киңәшмәсе узды. Башкарылган эш турында хисап белән министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов һәм министрлыктагы бүлекләрнең башлыклары чыгыш ясады.
Министр 2018 елда янгын куркынычы янаган чорга һәм урман культуралары белән эшләүгә әзерлек мәсьәләләренә махсус игътибар юнәлтте. Равил Кузюров бу өлештә барысына да актив булырга чакырды. Шулай ук агач материалларын машина белән ташуга кирәкле документларны тикшерү буенча рейдлар уздыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу эш планлы режимда уздырылачак.
Һәр хезмәткәрнең эшне башкару дисциплинасы турында да тагын бер кат искәртелде. Равил Кузюров нәтиҗәлелекне арттыру зарурлыгы турында билгеләде.
Дәүләт урман инспекторлары, ТР буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, агач материалы ташуга тиешле документларны тикшерү буенча рейдлар уздырды.
Татарстан Республикасы буенча бер атна эчендә агач материалы ташучы 30дан артык машина тикшерелде. Гамәлдәге урман законнары бозылуның 3 очрагы ачыкланды. Әлеге хилафлыкларга юл куйган затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде, транспорт чаралары махсус тукталышларга урнаштырылды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә: агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән документтан башка транспорт белән ташу – вазыйфаи затларга, хокук бозу коралы булып торучы агач материалын яки транспорт чараларын конфискацияләп, утыз мең сумнан башлап илле мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә. Юридик затлар өчен штраф күләме биш йөз мең сумнан җиде йөз мең сумгача тәшкил итәргә мөмкин.
3 номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм “Василек” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче балалар үз куллары белән ясаган сыерчык ояларын Зәй урманчылыгы хезмәткәрләренә тапшырды. Кош оялары урманчылар тарафыннан шәһәрдәге паркларга һәм скверларга эленде. Шул рәвешле Зәйдә “Кошлар көне”н билгеләп уздылар. Билгеләп узарга кирәк, кош оялары, агачларга зыян китермәс өчен, махсус чыбык белән беркетелә. Бу эшләрне башкарыр алдыннан тантаналы чара һәм зур булмаган концерт булды. Анда Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм “Зәй урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы чыгыш ясады
Урманнарда тиешле санитар тирәлекне саклап тоту буенча ел саен башкарыла торган эшләр барышында, шулай ук игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында, республикабыз урманнарында бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре һәм урманчылыкларда эшләүчеләр санкцияләнмәгән чүплек урыннарын ачыклау буенча массакүләм рейд уздырды. Шәһәр яны урманчылыгында Яшел наратлыктагы юл буйлап урнашкан территорияләрдә эш башкарылды.
Урманчылыкларда эшләүчеләр урманнарның чүпләнүен ачыклау буенча җир өстендә дә, һавадан торып та тикшерүләр үткәрә, халык һәм мәктәп укучылары арасында аңлату эшләре алып бара, урманнарда мәгълүмати аншлаглар урнаштыра, тирә-якны коры-сарыдан һәм аунап ятучы агач калдыкларыннан чистарта, чүп-чарны җыю һәм полигоннарга урнаштыру буенча эш башкара.
Сүз уңаеннан, узган ел шушы чорда Татарстан урманнарында 7 мең куб метрдан артык чүп-чар җыелды һәм чыгарылды, 200 артык аншлаг урнаштырылды, 186 зат административ җаваплылыкка тартылды, 490 мең сум күләмендә штрафлар салынды. Һәркемнең дә әйләнә-тирәлеккә сакчыл мөнәсәбәттә булуы мөһим. Урманга кергәндә, һәр кеше шәхсән җаваплы булуын тоеп, урманнарның чүпләнүенә юл куймаска тиеш.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендә Татарстандагы барлык урманчылыкларның 2018 елның беренче кварталындагы эш йомгакларына багышланган утырыш узды, анда министрлыктагы белгечләр һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкче-урманчылары катнашты. Киңәшмәдә министрның беренче урынбсары Әмир Бәдертдинов һәм министр урынбасары Рәис Гомәров докладлары тыңланды. 2018 елда янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культуралары белән эшләү чорына әзерлек мәсьәләләре күтәрелде.
Киңәшмәдә билгеләнгәнчә, урман ресурсларын үрчетү Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен өстенлекле бурыч булып тора. Татарстан урманчылары тырышлыгы белән 2017 елда гомуми 2815 га мәйданда урман торгызу чаралары уздырылган, шул исәптән 1831 гектарда урман утыртылган, табигый урман торгызуга 948 гектарда булышлык күрсәтелгән һәм катнаш рәвештә 36 гектарда урман торгызылган, бу исә еллык планның 100%ын тәшкил итә.
Утырышта шулай ук агач материалы әзерләү, аукционнар уздыру, кадастр исәбенә кую мәсьәләләре, урман законнарын бозу фактлары, нигездә, агач материалын тиешле документларсыз һәм "ЛесЕГАИС" системасында теркәмичә ташу, шулай ук агачларны законсыз кисү мәсьәләләре күтәрелде.
Министр, докладларны тыңлаганнан соң, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшенә аерым кисәтүләр белән бәя бирде. Равил Кузюров урман законнарын бозган өчен административ йогынты чараларын нәтиҗәле куллану дәрәҗәсен арттыру зарурлыгы турында искәртте.
Кама урманчылыгы учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә Равил Кузюров машина-трактор паркын, "Амкадор" базасында "Харвестер" һәм "Форвардер" агач әзерләү комплексларын, слесарьлык һәм токарьлык цехларын, пилорам һәм утын яру биналарын карады.
Территорияне караганнан соң республиканың урман хуҗалыгы министры учреждениеләрдәге хезмәткәрләр белән очрашты, Татарстан Республикасының агач эшкәртү заводларына агач материалы китертү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Шулай ук урман кишәрлекләренең чикләрен билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләр дә читтә калмады.
"Безнең төп бурычыбыз – агач утырту һәм кисү эшләрен баланста тоту", – дип билгеләде Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
2018 елның 1 кварталында башкарылган эшләр турында "Кама урман хуҗалыгы" ДБУ һәм "Кама урманчылыгы" ДКУ вәкилләре докладлар белән чыгыш ясады, киңәшмәдә шулай ук Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.
Шул ук көнне урман хуҗалыгы министры Кызыл Йолдыз урманчылыгына да эш сәфәре кылды. Равил Кузюров агач эшкәртү эшен, такта саклау урыннарын карады, шулай ук кишәрлектәге урманчылар, мастерлар һәм арендаторлар белән киңәшмә уздырды. Чарада Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры “Алабуга” махсус икътисад зонасында “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ заводында булды. Равил Кузюров төрек компаниясе вәкилләре белән очрашты һәм агач эшкәртү заводына агач материалы китертү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Исегезгә төшерик, әлеге МДФ плитәләрен җитештерү заводы 2013 елда “Алабуга” махсус икътисад зонасы территориясендә эксплуатациягә кертелде, бу исә хисапка кертелгән диләнкене үзләштерү, урман хуҗалыгында керемне арттыру, агачларны яңарту һәм Татарстан Республикасында агачларның токым составын яхшырту өчен уңай булды.
Республикабызның урман питомникларындагы чәчүлек бүлекләрендә кар катламы эрүне тизләтү өчен чәчүлек урыннарын кардан арчуга кирәкле эшләр уздырылды. Ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдән алынган мәгълүматларга караганда, быелгы елда карның тирәнлеге 1,3 метрдан 1,5 метрга кадәр тәшкил итә.
Кар арчуның төп максаты – аның эрүен мәҗбүри тизләтү һәм шуның белән берлектә үсемлекләрнең кышлау шартларын яхшыртуга бәйле бурычларны хәл итү. Карны "каралту" эшләре кар булган теләсә кайсы чорда, яуган кар күләменә карамыйча, туфрак өслегендә кар булганда уздырылырга мөмкин.
Асылда, "Азнакай урманчылыгы" ДКУ һәм "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре урман питомнигы территориясендә кар массакүләм эри башлаган вакытта аның өстенә көл сибеп чыкты. Әлеге хәл чәчүлекләрнең төрле авыруларга бирешүчәнлеген һәм, кояш нурлары чагылдыруны киметү юлы белән, язгы кояшта пешү куркынычын киметә.
Казанның "Балаларның-яшүсмерләрнең Р.Г.Нәҗметдинов ис. олимпия резервындагы үзәк махсуслаштырылган шахмат мәктәбе" дәүләт автоном өстәмә белем бирүче мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чираттагы ярышлар узды. Бу юлы ярышлар шахмат буенча бара. Ярышларда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов, урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алсу Антонова, урманнарны саклау һәм яклау секторының әйдәп баручы консультанты Алмаз Фәйзрахманов катнаша. Ярышларда шулай ук финанс, бухгалтерия исәбенә алу һәм тикшереп тору бүлегенең әйдәп баручы белгече Зәлия Миңнуллина да катнаша. Ул, үз чиратында, декрет ялында булса да, Министрлык командасына теләктәшлек белдерергә карар иткән.
Безнең командаларның көндәшләре – ТР Президенты Аппараты, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча Мәнополиягә каршы ФХИ, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре. Безнең команда югары дәрәҗәдә чыгыш ясады һәм лаеклы нәтиҗә күрсәтте.