Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Утырыш барышында "Арча урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Ш.М. Хәйруллинның, "Арча урманчылыгы" ДКУ һәм "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ профком рәисе Н.И. Җиһаншинаның, Татарстан Республикасы Урман тармакларында эшләүчеләрнең республика профсоюзы комитеты рәисе И.И. Гыймадивның докладлары тыңланды. Чарада шулай ук Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.
Соңрак Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Ары урманчылыгы" ДКУ барды. Анда ул шундый ук утырышта катнашты.
16 март көнне Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Р.Ә.Кузюров рәиселегендә баланс комиссиясе утырышы булды.
“Ары урманчылыгы” ДКУ, “Ары урман хуҗалыгы” ДБУ, “Урман-янгын үзәге” ДБУ һәм “Урман транспорт компаниясе” ҖЧҖ җитәкчеләре 2017 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Комиссия утырышында дәүләт биремен үтәү буенча эшләргә анализ ясалды, Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәлә өйрәнелде.
Утырыш барышында министр 2018 елгы янгын чыгу куркынычы янаган чор якынлашуына махсус игътибар юнәлтте һәм бу өлештә барысына да активлашырга чакырды.
Тагын бер мәртәбә башкару дисциплинасы һәм бюджет регламенты үтәлеше турында искәртелде.
Видеоконференция барышында урман фонды җирләреннән булган урман кишәрлекләренә карата дәүләт кадастр исәбен гамәлгә ашыруга каршылык тудыручы проблемаларга бәйле мәсьәләләр каралды.
Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Иҗтимагый совет әгъзалары берничә мәсьәләне карады:
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Фәнни-техник советы утырышында урман хуҗалыгын алып баруның интенсив моделен эш тармагына кертү өлешендәге актуаль мәсьәләләр һәм чишелеш юллары һәм 2018 елдан 2020 елга кадәрге чорда Дрезден техник университеты (Германия) галимнәре белән хезмәттәшлек итү перспективалары каралды.
Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров, урман фәне вәкилләре, Министрлык аппараты һәм “Урманчылык” ведомство буйсынуындагы учреждениеләре белгечләре катнашты.
Утырышны тәмамлап, Р.Ә.Кузюров урман тармагы өчен фәндә уйлап табылган нәрсәләр Татарстан Республикасында урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында катнашты.
Көн тәртибендә ике мәсьәлә: “Табигать ресурсларын саклау максатларында волонтерлык хәрәкәтен үстерү турында” һәм “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” Татарстан Республикасы законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 422-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты каралды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Чирмешән һәм Ары урманчылыгы урман фонды территориясендә урнашкан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәсе төзүгә хокук сату буенча аукцион йомгаклары турында хәбәр итә.
№ 53, 56, 57, 59, 60 лотлар буенча аукцион узган дип танылды. Аукционда җиңүчеләр белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр имзалана һәм аукцион нәтиҗәләре хакында Россия Федерациясе рәсми сайтында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.
№ 1, 3-4, 7-10, 12, 16, 20, 22, 24-25, 27, 38-40, 45, 54-55, 58, 61 лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясының 7 пунктындагы 1 пунктчасы). Аукциондагы бердәнбер катнашучы белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзелә һәм, аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча, "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Россия Федерациясе рәсми сайтында аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.
№ 2, 5, 6, 11, 13-15, 17-19, 21, 23, 26, 28-37, 41-44, 46-52, 62, 63 лотлар буенча аукционда катнашуга заявкалар килмәде, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының аукцион комиссиясе тарафыннан аукционны узмаган дип тану турында карар кабул ителде.
Арча мәктәп урманчылыгы советы макулатура җыюга багышланган традицион акция оештырды. Аның максаты – “Макулатура җыеп агач коткар!” Мәктәп урманчылыгы әгъзалары әлеге кирәкле эштә зур энтузиазм белән катнашты. Акциядә катнашып, һәркем табигатькә юл яра. Билгеле булганча, статистика буенча бер уртача гаилә чүплек савытына көненә ярты килограмм кәгазь ташлый, атнасына бу күрсәткеч дүрт кг була, аена 15.5 кг җитә, ә бер ел эчендә 186 кг тәшкил итә. Әгәр макулатура сыйфатында җыелган 60 кг кәгазь бер агачны сакларга ярдәм итә икән, димәк, бер гаилә дүрт ай эчендә тиешле күләмдә кәгазь җыеп, шуның белән берлектә бер агачны саклый ала дигән сүз. “Экологик культура билгесе буларак көндәлек тормышта һәм эш тармагында тупланган чүп-чарны икенчел эшкәртүгә тапшыру һәркемнең гадәтенә әйләнсен. Сакчыл эш итү – файдалы да, уңайлы да!” – ди мәктәп урманчылыгы әгъзалары.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районында эш визиты белән, биредә ул муниципаль районның Ветераннар советының һәм Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында катнаша.
Чара кысаларында министр муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, авыл җирлекләре җитәкчеләре, башлыклары, мәктәп директорлары, АМЙ, китапханә мөдирләре һәм район активы катнашында киңәйтелгән иртәнге планеркада булды. Министр киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасының гамәлдәге программалары белән таныштырды, шулай ук урман хуҗалыгы өлкәсендәге пилот проектлар турында сөйләде. Бүгенге көндә Министрлыкта республиканың урман биләмәләрен саклау һәм арттыру буенча 10 елга исәпләнгән эш планы әзерләнә.
Утырышны тәмамлап, Равил Кузюров бар халыкны 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашырга чакырды.
Соңыннан министр Мөслим районының сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә танылган шәхесләре музеенда булды.
Бүген Р.Ә.Кузюров шулай ук Татарстан Республикасында да, Россия Федерациясеннән читтә дә, атаклы булган "Агромастер" җитештерү компаниясендә булды һәм Мөслим авыл җирлегенең хисап утырышында катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, Урман тармаклары профсоюзлары рәисе И.И.Гыймадиев катнашты.
Чараның тантаналы өлешендә урман тармагындагы иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.