2017 елның 21 сентябрендә “Казан” милли мәдәният үзәгендә тантаналы чара булып узды. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре каршысында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаганда Р.Н. Миңнеханов болай диде: “Озак еллар дәвамында Урман хезмәткәрләре көне безнең өчен үзенә бер төрле икенче Сабантуй булып килде. Кызганычка, соңгы елларда минем эшемнең графигы бу чарада катнашырга мөмкинлек бирмәде, әмма ләкин үземне белә башлаганнан бирле бу бәйрәм минем гаиләм белән бәйләнгән. Мин дә урманчы баласы, бу вакыйга минем өчен бик әһәмиятле”, – дип билгеләде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, урманнар Татарстандагы төп байлыкларның берсе булып тора. Республикада урман җирләренең гомуми мәйданы 17,5% тәшкил итә.
“Республикага килгән кешеләр безнең төбәгебезнең гүзәл һәм табигатебезнең бай булуы турында әйтәләр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, урманчыларыбызның уңышлы эшләве аркасында Татарстанда бер генә урман янгынына да юл куелмады”, – дип өстәде ТР Президенты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Республиканың урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлар һәм күп еллык уңышлы хезмәт өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” исеме түбәндәгеләргә бирелде:
– Нуруллин Рамил Равил улына – Биләр урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы урынбасары;
– Рәхмәтуллин Илһам Гайдулла улына – Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы директоры;
– Тимергалиев Илфир Канәфи улына – Арча урман хуҗалыгының агач егучысы;
Республиканың урман тармагында транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлар һәм күп еллык уңышлы хезмәт өчен “Татарстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре” дигән Мактаулы исем бирелде:
– Насыйбуллин Дамир Гали улына – Саба урман сәнәгать хуҗалыгы машина йөртүчесе;
Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә күп еллык хезмәт һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеш өчен түбәндәгеләргә карата Татарстан Республикасы Президентының РӘХМӘТЕ белдерелде:
– Зарипов Илгиз Нәҗип улына – Шәһәр яны укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы инженеры;
– Маринин Станислав Викторовичка – Нурлат урман хуҗалыгының агач егучысы.
“Озын Алан” профильле комплекслы дәүләт табигать заказнигында, Тәтеш шәһәренең “Әкият” катнаш тибындагы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында, “Яшә Урман” россиякүләм табигать саклау акциясе кысаларында күчмә экология дәресе үткәрелде. Заказник белгечләре
территория буенча экскурсия үткәрделәр, бездәге урманның табигый байлыгы һәм күптөрлелеге турында сөйләделәр. Балалар туган төбәктә үсә торган агачларның токым составы белән таныштылар.
Хөрмәтле урман тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары!
Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Урман хуҗалыгы “яшел байлык”ны торгызып, урманны тәрбияләүчеләрнең барысын бергә берләштерә. Урманга сакчыл караш – ул, барыннан элек, туган төбәгеңә һәм биредә яшәүчеләргә карата булган мөнәсәбәт. Республикабыз территориясендә 31 урманчылык һәм 31 урман хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә, аларда энтузиастлар, үз эшенең осталары хезмәт куя, алар кешеләр һәм табигать каршысында үзләренең бурычын намус белән үтиләр. Үзегезнең мәрхәмәтле хезмәтегез белән Сез урман утыртмаларын арттырасыз һәм алардан нәтиҗәле файдалануга ярдәм итәсез.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, соңгы 7 ел дәвамында Татарстан Республикасында зур урман янгыннарына юл куелмады һәм Экология елы да искәрмә түгел. Махсус сакланучы табигать территорияләре елы кысаларында Татарстанда экологик вәзгыятьне яхшырту буенча күп кенә чаралар уза, урманчылар дәүләти һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, бик зур эш башкаралар.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәме нәтиҗәсендә төбәктә урман мәйданнарын, агач эшкәртү комплексының нәтиҗәлелеген арттыру, урман хуҗалыгында эшләүченең абруен күтәрү буенча иң яхшы идеяләр тормышка ашырыла.
Урман тармагы – ул күп буыннар тәҗрибәсе һәм безнең әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр. Бу көндә тармак ветераннарына махсус рәхмәт сүзләрен ирештерәсем килә, алар өчен урманны саклау һәм яклау – гадәти хезмәт кенә түгел, ә тумыштан бирелгән сәләт һәм гомер буена сузылган хезмәт тә!
Илебезнең барлык урманчыларына ныклы сәламәтлек, көч, энергия, бәхет, шатлыклар, барлык башлангычларда да уңышлар телим, яраткан хезмәтегез иң яхшы уңышларга гына китерсен! Урман хуҗалыгына бәйләнгән тармаклар уңышлы һәм динамикалы рәвештә үсеш алсын. Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров
Хөрмәтле хезмәттәшләр, хөрмәтле урманчылар!
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының барча коллективы исеменнән дә, шәхсән үз исемемнән дә сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Экология елында урман байлыкларын саклау һәм үрчетү мәсьәләләрен хәл итү һәрвакыттагыча актуаль булып кала. Россия өчен урман милли байлык булды һәм булып кала да, ул үзенә карата сакчыл караш һәм нәтиҗәле файдалануны таләп итә.
Бүгенге көндә урман хуҗалыгы һәм аңа бәйле тармаклар гомер өчен әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Илнең урман комплексы – Россиянең экологик куркынычсызлык һәм икътисадый тотрыклылык нигезе ул.
Урман тармагында эшләүчеләрнең хезмәтен бәяләп бетергесез. Урманчылар – югары квалификацияле белгечләр, алар үзләренең эшләренә бирелгән һәм кешелек һәм табигать каршысында үзләренең һөнәри бурычларын фидакарьләрчә үтәүче кешеләр. Сезнең ару-талуны белми торган, көндәлек башкарыла торган эшегез, сезнең битараф кала алмавыгыз, югары профессиональлегегез һәм үз бурычларыгызга намуслы мөнәсәбәтегез аркасында без урман байлыкларын саклау һәм үрчетү өлешендә уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз.
Хәзерге вакытта безнең алда урман тармагының нәтиҗәлелеген арттыру буенча гадәти булмаган бурычлар тора. Урманнарны яклауны һәм торгызуны без бары тик уртак көч белән генә тәэмин итә алабыз.
Бүгенге көндә дәүләт сәясәтендәге иң әһәмиятле бурычларның берсе – ул урманда эшләүнең абруен кайтару. Нәкъ менә урманчылар табигатьне яклаучылар һәм саклаучылар булып тора бит.
Тармактагы ветераннарга, үзләренең катлаулы, ләкин һәркемгә кирәкле һөнәрләренә тугрылык саклаган, урман тармагында көч түккән күпме буыннарның гореф-гадәтләрен саклап кала алган өлкәннәребезгә махсус рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәм.
Әлеге бәйрәм көнендә ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, һөнәри уңышлар, тормыш планнарын тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр, оптимизм һәм үз көчеңә ышаныч, иминлек, җылылык һәм бәхет телим!
Бөрбаш урта белем бирү мәктәбендә Балтач районы мәктәп укучылары, шулай ук Балтач дәүләт табигать заказнигы инспекторлары катнашында экологик конференция булып узды. Чарада катнашучыларга заказник эшчәнлеге турында сөйләделәр. Конференция азагында балаларны өченче ТР Кызыл китабы белән таныштырдылар һәм балаларга бүләк иттеләр.
“Милләтләр кроссы-2017” дигән иң массакүләм йөгерү чарасы 16 сентябрьдә Казанда 20 меңнән артык кешене туплаячак, алар арасында төрле яшь категориясенә караучы һәм спорт әзерлеге төрле дәрәҗәле кешеләр булачак. Татарстан башкаласында 1 чакрым ераклыктагы дистанцияне йөгереп узачаклар. Россиякүләм йөгереш көнендә республиканың урман тармагы вәкилләре дә катнашачак.
“Ашыт” дәүләт комплекслы табигать заказнигы оештырылуга 20 ел узып китте. Административ заказникның төп бурычлары – табигать комплексларын һәм аларның компонентларын, Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән, суда йөзүче кошлар утырган урыннарны, хайваннарның тереклек итү урыннарын һәм үсемлекләр үсә торган җирләрне саклау һәм торгызу; “Ашыт” дәүләт заказнигы территориясендә рекреация эшчәнлеген җайга салу; экологик агарту эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру, дәүләт экология күзәтчелеген башкару.
Бүгенге көндә һәм киләчәктә заказникның эшчәнлеге табигатьне аның табигый торышында саклауга, экологик яктан белемле яшь буынны тәрбияләргә юнәлдерелгән. Заказник инспекторлары тарафыннан ведомствога караучы территорияләр даими рәвештә патрульләнеп тора, бу эш барышында табигатьне саклау законнары бозылган очраклар ачыклана һәм чикләнә.
Инспекторларның оешмалар һәм халык белән нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында соңгы елларда махсус сакланучы табигый территориядә чүп-чар өемнәре барлыкка килү кебек күренешләрнең тотрыклы рәвештә кимү динамикасы күзәтелә: әгәр дә 2012 елда 14 шундый очрак ачыкланган булса, соңгы 2 елда исә бер генә факт теркәлгән.
6 ел дәвамында заказник территориясендә ысылдаучы аккошлар пары оялый. Шунысы игътибарга лаек, узган елларда ысылдавык аккошлар 4-5әр бәбкә чыгара иде. Соңгы 2 елда бу пар 6 бәбкә кошчыгын үстерде. Соры торналар саны тотрыклы тора: бүгенге көндә заказник территориясендә 200дән артык кош исәпләнә.
Бүгенге көндә Сабиров Рамил Рәхим улы җитәкчелек итә торган заказник хакимияте үз эшчәнлеген Татарстан Республикасының Әтнә һәм Арча районнары территорияләрендә гамәлгә ашыра. Р.Р.Сабиров үзенең намуслы башкарган хезмәт елларында төбәктәге җитәкчеләр, хезмәттәләре һәм халык арасында ихтирам һәм ышаныч казанды. Заказник башлыгы белән берлектә табигатьне саклау юлында 3 инспектор көч куя: әйдәп баручы белгеч – Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы – бу вазыйфада 13 елдан артык эшләгән; 2 категорияле белгечләр – Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Рәхимҗанов Илшат Искәндәр улы.
Экологик агарту эшчәнлеге кысаларында заказник хезмәткәрләре тарафыннан ел саен “Парклар маршы”, “Чиста урманнар”, “Урман утырту көне”, “Беренче чәчәк”, “Кошларны ашатыгыз”, “Сыерчык оясы конкурсы” кебек һәм күп кенә башка төрле табигатьне саклау акцияләре уңышлы гына үткәрелеп килә, аларда елдан-ел күбрәк балалар һәм өлкәннәр зур кызыксыну белән бик теләп катнашалар.
“Ашыт” дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләрен 20 еллык юбилейлары белән котлыйбыз!
7-9 сентябрь көннәрендә Петрозаводск шәһәрендә урман аударучылар һәм урман машиналары операторлары арасында булып узган Россиянең 5 нче “Урман кисүче-2017”чемпионатында Татарстан Республикасы командасы җиңү яулады.
Чараны оештыручылар булып түбәндәгеләр чыгыш ясады: Россиянең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә Карелия Республикасы Хөкүмәте. Чемпионатта барлыгы 26 төбәктән вәкилләр катнашты. Россия катнашучыларыннан тыш ярышларда Беларусь Республикасыннан килеп, зачеттан башка чыгыш ясаучы кунаклар да үзләренең осталыгын күрсәтте.
Ярышлар Киров мәйданында һәм “Спартак” стадионы янәшәсендәге Лобанов паркында узды. Ярышларда катнашучылар бензомоторлы пычкылар ярдәмендә урман аударучы ярышларын үттеләр (чылбыр алмаштыру, катнаш кисем белән кисү, төгәл кискәләү), форвардер операторлары ярышларында катнаштылар, бер үк вакытта республиканың “Спарта” стадионындагы запас кырда агач аударучылар агач аудару буенча бензомотор пычкылар белән көч сынаштылар.
Чемпионатның икенче көнендә ботакларны кисү буенча ярышлар, эстафета, шулай ук харвестер операторлары ярышлары булды. Татарстан Республикасыннан җыелма команда составында түбәндәгеләр катнашты:
Сафин Илдар Дамир улы – урман әзерләүче машина операторлары командасы капитаны;
Мингәрәев Муса Наил улы – “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДКУның форвардер операторы;
Кондратьев Валерий Михайлович – “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” ДКУның харвестер операторы;
Еливанов Спартак Николаевич – урман аударучылар командасы капитаны;
Маринин Станислав Викторович – “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУның урман аударучысы;
Гришаков Николай Лаврентьевич – Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУның урман аударучысы;
Алексеев Олег Николаевич – Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУның урман аударучысы;
Һадиев Фидаил Наил улы – Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУның урман аударучысы (юниор);
Чемпионат йомгаклары буенча кул мотокоралы ярдәмендә урман аударучылар һәм урман машиналары операторлары арасында гомумкоманда беренчелегендә Җиңүчеләр кубогына Татарстан Республикасы командасы лаек булды.
“Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ базасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров катнашында семинар-киңәшмә уза. Чараның темасы – “Дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, утырту материалы үстерү, урманны тәрбияви кисү технологиясе, тамырдан кисүгә каршы көрәш методлары, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы”.
“Зөя буйлары” ДТКЗ белгечләре Буа шәһәренең сәләтле балалары өчен 6 нчы лицейда “Буа районы территориясендә урманны саклау һәм яклау” темасына ачык дәрес үткәрделәр. Чара барышында башкалардан аеруча аерылып торучы укучыларга “Зөя буйлары” ДТКЗ дипломнары, шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.