Узган ял көннәрендә “Парклар маршы” акциясе һәм волонтерлык проектлары кысаларында иҗат конкурсларында җиңүчеләр өчен Свияжски уртау-каласына автобус экскурсиясе оештырылды. Сәфәрдә Әгерҗе, Буа, Мамадыш, Яшел Үзән, Спас, Әтнә, Балтач, Биектау районы мәктәп укучылары катнашты. Бу могҗизаи шәһәрнең өч елга тарафыннан юыла торган геогорафиясе, аның уникальлеге балаларны таң калдырды. Утрау искиткеч пейзажлары һәм үзенең бай тарихы белән истә калды. Мәктәп укучылары җирле истәлекле урыннарда булдылар һәм күп кенә кызыклы әйберләр хакында белделәр, туйганчы ял иттеләр.
Торак пункт территориясенә кара еланнар үтеп керүгә бәйле рәвештә биотөрлелек бүлеге тарафыннан ТР Яңа Чишмә районының Екатерина бистәсенә сәфәр оештырылды. Сәфәр барышында территория Идел-Чулман дәүләт тыюлыгы белгече А.В. Павлов тарафыннан тикшерелде, ТР Яңа Чишмә районы Башкарма комитеты, Екатерина бистәсе Башкарма комитеты, “Екатерина гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ хакимияте вәкилләре белән авыл территориясенә агулы елланнар үтеп керүне туктату максатларында профилактика чараларын үткәрү зарурлыгы турында аңлату эшләре башкарылды.
Кара елан – безнең төбәктәге бердәнбер агулы елан. Калган сөйрәлүчеләр – тузбашлар, җиз еланнар, шулай ук еланнарга охшаш аяксыз кәлтәләр – җизбәш еланнар – кешелек өчен куркыныч тудырмый. Барлык еланнар да урман һәм авыл хуҗалыгы өчен бәяләп бетергесез файда китерәләр, алар күпләгән кимерүчеләрне ашыйлар һәм геморрагик бизгәк кебек йогышлы авыруларның таралуын тоткарлыйлар.
Кара елан үзе беренче булып кешегә ташланмый, бары тик үзен-үзе генә яклый һәм аның агуы үлемгә китерми. Соңгы йөз ел эчендә Татарстанда бу елан агуыннан бер генә үлем очрагы да теркәлмәгән. Шуңа да карамастан, кеше тарафыннан турыдан-туры юк ителү сәбәпле, кара елан сирәк очрый торганнар рәтенә керә һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы халыкны урманда гөмбә һәм җиләк җыеп йөргәндә игътибарлы булырга чакыра. Урманга барганчы тыгыз аяк киеме белән чалбар кияргә, гөмбәне җыяр алдыннан яфракларны һәм үләнне таяк белән капшап карарга кирәк. Еланны абайлап алгач, аңа тимичә генә узып китәргә киңәш ителә. Аңа тияргә һәм үтерергә һич тә ярамый. Кара елан үзенең янәшәсендә кеше булганны яратмый һәм тиз генә шуышып китә.
Шушы гади генә саклык чараларын үтәгән очракта, кешенең сәламәтлеге һәм табигатебезнең сирәк очрый торган һәм файдалы вәкилләре булган кара еланнарның гомере имин булачак.
Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Яшел Патруль” мәктәп урманчылыгыннан дүрт бала Мәскәү янында 4 июньнән 8 июньгә кадәр булып узган Россиякүләм экология форумында катнашты. Ютазы мәктәбе укучылары Илзәнә Миңнушина, Инзилә Гәрәева, Марат Садыйков һәм Фәрхәд Мөхәммәтҗанов педагог-оештыручы Гөлназ Гәрәева һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ вәкиле Л.В. Садыйкова җитәкчелегендә Татарстан Республикасын таныттылар. Татарстаннан бу форумга 5 экология отряды китте. Мондый күләмле чарада безнең балаларның катнашуы югары әзерлек дәрәҗәсе турында сөйли.
Форумны ачу тантанасы Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә туры килде. Һәм ул Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының башкарма директоры Алиса Крюкова һәм башлык урынбасары Александр Панфиловларның сәламләү сүзләреннән башланып китте. Моннан тыш, балаларны экология отрядларының арт-объектлардан ясалган иҗат презентациясе көтә иде. Демонстрацияне экспертлар бик җентекләп күзәтте, алар яшь табигать сакчыларының эшләрен тиешенчә бәяләде. Балалар режиссер, РАН океанология институты киностудиясе җитәкчесе Владимир Маринның “Видеокамера объективы аша диңгезнең экология проблемалары” семинарында булдылар һәм телевизион алып баручы Иван Чуйкин белән аралаштылар.
Моннан тыш, мәктәп укучылары “Первозданная Россия” фестиваленең профессиональ фотографлары Юрий Соколов белән Светлана Иваненкодан фотога төшерү сәнгатенең кайбер серләре белән танышты. Ә белем бирү блогы азагында яшь экологлар “Битцевский лес”, “Мосприрода” экоүзәге экскурсоводы Владимир Потанский белән бергәләп урман зонасындагы халыкара хәвеф сигналлары турында фикер алышты. Мөгаен, мондый бай һәм танып белү программасыннан соң яшь экологлар экология проблемаларын тагын да тирәнрәк өйрәнгән һәм аларны хәл итү ысуллары белән танышканнардыр.
Әйтик, мәйданчыкларның берсендә яшь экологлар үз куллары белән эшләнгән әкияти һәм милли костюмнардан модалар күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек, гадәти материаллар урынына мәктәп укучылары төрле чүп-чардан файдаланган. Эко-модельерларның тырышлыгы нәтиҗәсендә матурлыгы белән дә, оригиналь тышкы кыяфәте белән дә таң калдыра торган искиткеч киемнәр барлыкка килгән.
Форумда катнашучыларның кичке концертында Ютазының бишенче сыйныф укучысы Илзәнә Миңнушина илнең барлык почмакларыннан җыелган балалар өчен татар телендә “Туган як” җырын башкарды. Аның чыгышы тугын авылы Ютазы фотолары белән үрелеп барды, бу сурәтләр зур экраннан чагылдырылды.
Тулаем алганда, әлеге сәяхәт җылы һәм күңелле тәэсирләр калдырды.
Яшьләр көненә багышланган студентлар слетында үзләренең сыйныф җитәкчеләре, шулай ук көллият хезмәткәрләре җитәкчелегендә 130дан артык студент катнашты. Туристлык слеты эстафетасы нәтиҗәләре буенча: 1 урында – 21лх төркеме, 2 урында – 11лх төркеме һәм 3 урында – 31лх төркеме. Иң яхшы туристлык җыры өчен 12лх һәм 12э төркемнәре бүләк алды. Иң яхшы бивуак оештырган өчен 31лх һәм 22э төркемнәре бүләкләнде. 2017 елгы турслетта иң яхшы пешекчеләр дип Юрасов Василий (31лх) һәм Иванова Анна (12э) танылды. Котлыйбыз!!!
Чара азагында студентлар армрестлинг, гер күтәрү, бүрәнә кисү, канат тартышу кебек күп төрле уеннарда катнашты. Җиңүчеләрнең барысы да кыйммәтле призлар алды. Туристлык слеты “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!” шигаре белән узды. Бәйрәмнең кунаклары – Лубян авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Фәхраҗиев, “Лубян урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе – Ф.А. Хәбибрахманов, Кукмара муниципаль районы КДН җаваплы сәркатибе – А.Х. Мусина.
Махсус сакланучы табигый территорияләр елы кысаларында “Спас” заказнигының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР дәүләт инспекторы Мурзак Любовь Спас муниципаль районының Өчкүл урта мәктәбе каршында оештырылган “Дуслык” көндезге мәктәп яны лагерында дәрес үткәрде. Чараның максаты булып Татарстанның тыюлыклы урыннары турындагы белемнәрне арттыру торды, дәрес барышында балалар фильмнар ярдәмендә республика тыюлыклары буенча сәяхәт кылды, тыюлыклар турында күп кенә яңалыкларны белде, аларның әһәмияте һәм роле, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турындагы белемнәрен арттырды. Фильмнарны караганнан соң балалар бик теләп иҗат эшенә кереште, карандашлар һәм буяулар ярдәмендә хайваннарның, чәчәкләрнең һәм үсемлекләрнең рәсемнәрен ясадылар. Татарстанның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын атый-атый, викторинада да актив катнаштылар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мәктәптә үсеп килүче яшь буынны экологик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә һәм монда мөгаллимнәр Иванушкин Дмитрий белән Гришина Екатериналарның өлеше зур. Чара азагында лагерь җитәкчеләренә заказниктан ТР Кызыл китабының өченче басмасы һәм экология темасына истәлекле плакатлар бүләк ителде.
Аксубайда ТРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев исемендәге “Уяну” (“Пробуждение”) экология фестивале булды. Фестиваль Аксубай муниципаль районы хакимияте, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Яңа гасыр” телекомпаниясе, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Аксубайның Җирлекара үзәк китапханәсе вәкилләре катнашында узды. Фестиваль районда ел саен уза торган гаилә бәйрәменә әйләнде. Ул инде өченче мәртәбә үткәрелә һәм үзәк китапханә каршындагы мәйданга күп кунакларны җәлеп итә.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында булып узган киңәшмәдә су саклаучы урман утыртмаларын булдыру мәсьәләсе хакында сөйләштеләр. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, урманнарны яңадан җитештерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев, шулай ук Арча һәм Шәһәр яны урманчылыклары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә Казан шәһәре, Биектау һәм Арча муниципаль районнары территорияләрендә 80 гектарда су саклаучы урман утыртмаларын утырту турында беренчел карар кабул ителде.
2017 елның 20 июнендә “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ базасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров, Мөслим муниципаль районы башлыгы Р.Х. Муллин, шулай ук җитәкче-урманчылар һәм Министрлык буйсынуындагы учреждениеләрнең директорлары катнашында семинар-киңәшмә узды.
Мөслим кишәрлеге урманчылыгы мисалында яшь үсентеләргә карата тәрбияви кисүләрне уздыру, диләнкеләрне тәрбияви кисүләргә һәм өлгергән һәм картайган уртыртмаларны кисүләргә аерып чыгару, дәүләт урман фондында урман культураларын булдыру һәм техник документларны алып бару эшләрен оештыру мәсьәләләре карап тикшерелде.
Утырыш барышында министр билгеләп узганча, бу язда Минзәлә урманчылыгы урманчылары тарафыннан 140 гектарда урман утырту эше башкарылган: “Бу республикадагы иң зур күрсәткечләрнең берсе. Ләкин безнең бурыч урман культураларын булдыруга гына корылмаган. “Җир кайгыртканны ярата!” – ди халык. Урманнар да шулай ук! Урман законнарындагы төп принциплар булып түбәндәгеләр санала: урманнарны саклауны һәм яклауны тәэмин итү, урманнардан күп максатларда, рациональ, өзлексез, аларны ярлыландырмыйча файдалануны, аларны яңадан үстерүне, урманнарның сыйфатын яхшыртуны һәм продуктлылыгын арттыруны тәэмин итү. Бу принципларны тормышка ашыру өчен безгә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан җитештерү буенча дәүләт биремендә куелган барлык күләмнәрне дә тормышка ашырырга кирәк”.
Күчмә семинарны үткәрү кысаларында урманчылар шулай ук урман питомникларын, механика ярдәмендә тәрбияләнгән 2017 елгы чыршы урман культуралары мәйданнарын карадылар, диләнкеләрне өлгергән һәм картайган уртыртмаларны тоташ кисүләргә аерып чыгару технологиясе белән таныштырлар, шулай ук “Амкодор” урман әзерләү комплекслары ярдәмендә үзагач әзерләү эшенә анализ ясадылар һәм Харвестер+форвардер урман әзерләү комплекслары ярдәмендә сайланма-санитар кисүләрне үткәрү технологиясе белән таныштылар.
2017 елның 23 июнендә Киров өлкәсендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Россиякүләм киңәшмәсе узачак. Форумда урман ресурслары һәм Россия Федерациясе субъектларының иң яхшы тәҗрибәләре мисалында урман комлексының инвестиция ягыннан кызыклы якларын арттыру турында белешмәләрнең ачык булу сәясәтен тормышка ашыру турында фикер алышыначак.
Минзәлә урманчылыгы базасында “Үсентеләр арасында тәрбияви кисүләр үткәрү, диләнкеләрне тәрбиләп кисүләргә һәм өлгергән һәм картайган утыртмаларны кисү өчен аерып чыгару, дәүләт урман фондында урман культуралары булдыру” темасына семинар-киңәшмә уза. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, шулай ук Министрлык Аппараты белгечләре, җитәкче-урманчылар һәм ведомство буйсынуындагы директорлар катнаша.
Күчмә семинарда урман питомникларын, механика ярдәмендә тәрбияләнә торган 2017 елгы урман культуралары кишәрлекләрен карау, диләнкеләрне өлгергән һәм картайган урман утыртмаларын тоташ кисүләргә аерып чыгару технологиясе белән танышу, шулай ук “Амкодор” урман әзерләү комлекслары ярдәмендә үзагач әзерләүгә анализ ясау һәм урман әзерләү комплекслары (харвестер+форвардер) ярдәмендә сайланма-санитар кисүләр үткәрү технологиясе белән танышу планлаштырыла.
Минзәлә урманчылыгының урман фонды Татарстан Республикасында иң зурлардан санала һәм 70 мең гектардан артып китә. Минзәлә урманчылыгы составына Актаныш, Калинин, Минзәлә, Мөслим, Юртау, Усинск кишәрлеге урманчылыклары керә. Урманнар Тукай, Минзәлә, Актаныш һәм Мөслим административ районнары территорияләрендә урнашкан.