Сулыкларны аэрацияләү суны кислород белән баету процессыннан гыйбарәт. Ул сулыкта яшәүчеләрнең барысының да, шул исәптән су үсемлекләренең дә исән булуы өчен әһәмиятле һәм кирәкле эш булып тора. Аэрацияләү балыкларга, аларның активлыгына уңай йогынты ясый, сулыкта тиешле экологик баланс урнашуга ярдәм итә.
Балыклар барысы да суда эрегән кислородны сулый, шуңа күрә аның булуы балыклар өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Су хайваннарына сулыш алу шактый авыр, суда кислородның 21 тапкыр кимрәк булуы өчен генә дә түгел, суның һавага караганда 800 тапкыр тыгызрак булуы аркасында да шулай ул. Кислород балыкларга энергия алмашын тәэмин итү өчен кирәк, кислородсыз алар бик аз вакыт кына, яшәүләренең иң иртә стадияләрендә генә тора ала.
Суда эрегән кислородның җитмәве балыкларның һәлак булуына һәм төрле чирләр таралуга китерергә мөмкин. Кышын аэрацияләү эшләре суны боз катламы астында җыелып торучы һәм сулыкның кислород режимына җитди тискәре йогынты ясаучы зыянлы газлардан арындыра. Балыкларның төрле төрләре өчен кислородның концентрациясе төрлечә була. Эрегән кислородның судагы иң кулай микъдары кышкы чорда – 12-13 мг/л, җәен 6-8 мг/л чамасы.
ТРның Махсус сакланучы территорияләре елында “Спас” заказнигы белгечләре, “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының әйдәп баручы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән бергәләп, Спас муниципаль районының Өчкүл авылындагы табигать һәйкәлләре булып торучы “Чиста”, “Исемсез”, “Атаман” дигән күлләрдәге балыкларны кислород ачлыгыннан коткару өчен, мелиорация чаралары уздырды. Бензинда эшли торган боз кискеч ярдәмендә калын боз катламын тишеп, 90нан артык бәке ясалды. Катмасыннар һәм һава кереп торсын өчен, бәкеләргә салам тутырылды. Бу эшләр күлләрдә яшәүче хайваннар һәм үсемлекләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.
Урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм кабат торгызу буенча уздырылучы чараларның сыйфатын арттыру максатыннан, “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ территориясендә семинар-киңәшмә уза. Бу чарада катнашалар: Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, участок урманчылары, инженерлар, “Әлмәт урманчылыгы”, “Бөгелмә урманчылыгы”, “Лениногорск урманчылыгы”, “Азнакай урманчылыгы”, “Баулы урманчылыгы”, “Зәй урманчылыгы”, “Кәләй урманчылыгы”, “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ җитәкчеләре-урманчыларның урынбасарлары, “Рослесинфорг” ФДБУ вәкилләре.
Мәктәп урманчылыгы башкарган игелекле эшләр елдан-ел арта бара. Арча мәктәп урманчылыгының “Табигать варислары” яшь урманчылары урман байлыклары белән белеп һәм сакчыл эш итә. Гадәт буенча, март аенда Мәктәп урманчылыгы советы “Яшел даруханә” операциясе уздыра. 2016 елда мәктәп урманчылыгы әгъзалары 11 кг каен бөресе, 17 кг нарат бөресе җыйган иде. Дару чималы әзерләү операциясен уздырганда, балалар урманнарны яратырга һәм сакларга гына түгел, бергәләп башкарылган коллектив хезмәт күнекмәләрен һәм тәҗрибәсен тормышта кулланырга да өйрәнә.
20 мартта “Казан (Идел буе) федераль университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесендәге Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының Өстәмә белем бирү, сыйфат менеджменты һәм маркетинг үзәгендә “Геодезия, маркшейдерлык, җирләрне тәртипкә китерү эшләрен оештыру һәм башкаруның актуаль мәсьәләләре һәм нефть-газ ятмаларының заманча геодезия инфраструктурасын төзү” дигән темага семинар булды. Аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Ф.Ф. Әхмәдуллин “Нефть һәм газ ятмаларын эксплуатацияләүнең, урман кишәрлекләрендә маркшейдерлык һәм геодезия эшләрен башкаруның актуаль мәсьәләләре” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Шулай дип аталган дәрес Халыкара урман көне һәм Махсус сакланучы территорияләр елы кысаларында ТР Спас муниципаль районының “Колосок” балалар бакчасында үткәрелде. Уенчыклар һәм рәсемнәр ярдәмендә балалар кыргый һәм йорт хайваннары, аларның яшәү тирәлеге турында, агачлар, кошлар, табигатькә сакчыл караш турында сөйләделәр. “Спас” заказнигы белгече Любовь Мурзак дәрес барышында нәниләргә урманның файдасы турында сөйләде: “Урманнар климатны йомшата, елгалардагы суның агышын җайга сала, туфракны су һәм җил ашаудан саклый, агач материаллары, кыйммәтле дару үләннәре, туклану продуктлары чыганагы булып тора, кешеләрнең сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, шуңа күрә урманнарның роле бәяләп бетергесез. Табигать – бөек һәм акыллы укытучы. Кызганыч ки, әле күпләр табигатьнең матурлыгына һәм гармониясенә битараф булып кала. Хайваннар һәм үсемлекләрдән башка тормышыбызның никадәр ярлы булырын, аларның кирәклеген, файдасын, зарурлыгын күз алдына китерә алмагангадыр, бәлки. Безнең бурыч – табигать ярату һәм саклау”.
Бәйрәм тәмамланганнан соң, балаларга “Безнең урманнардагы кошлар”, “Күбәләкләрнең гаҗәп дөньясы”, “Әйләнә-тирәбездәге агачлар һәм куаклыклар”, “Нәниләр өчен экология” дигән китаплар тапшырылды.
Бу бәйрәм беренче тапкыр 1971 елда урманнарны саклауга рәсми чакыру буларак яңгыраш алды. БМО Генераль ассамблеясының 23 нче съездында Европаның авыл хуҗалыгы конфедерациясе тәкъдиме һәм башка авыл хуҗалыгы оешмалары хуплавы белән Халыкара урман көнен уздыру турында указга кул кую карары кабул ителә. Бәйрәм көне итеп 21 март билгеләнә. Бу очраклы түгел, чөнки нәкъ шушы көнне Җирнең Төньяк ярымшарында – язгы, ә Көньяк ярымшарында көзге көн-төн тигезлеге җитә.
Урманнарның дөнья экологиясе иминлеген тәэмин итү, планетабызның тотрыклы алга китеше, кеше тормышы өчен әһәмиятенә игътибарны җәлеп итү максатыннан, Халыкара урман көне дөньяның барлык илләрендә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты һәм бурычлары булып, планетада яшәүче бар халыкның тормышында урманнарның, аларны беренче яратылмыш хәлендә саклап тотуның мөһимлеге, саклау ысуллары турында мәгълүмат бирү, яшел утыртмаларны тәрбияләү һәм чимал сыйфатында рациональ файдалану тора.
Халыкара урман көне уңаеннан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белгечләре, ел саен, мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар уздыра, үсеп килүче буынның игътибарын урманнарын саклауның һәм яңартып торуның зарурилыгына юнәлтә.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы барыгызны да чын күңелдән Халыкара урман көне белән тәбрик итә! Планетабызның яшел байлыгының сакланышы һәм иминлеге турында һәркем кайгыртса иде. Урман бит безгә бик күп якты тәэсирләр, тәмле җиләк-җимешләр һәм күңелле ял бүләк итә. Янгыннар һәм корылык беркайчан да булмасын иде. Бәйрәм белән!
Экология һәм махсус сакланучы территорияләр елы кысасында Казанның 178 нче номерлы мәгариф үзәгендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Халыкара урманнар көненә багышлап, ачык “Урман дәресе” үткәрде. Чараның максаты – табигать байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт, табигатьне танып-белүгә кызыксынучанлык формалаштыру.
6 нчы “Д” сыйныфы укучылары катнашкан дәрес җанлы аралашу рәвешендә үтте. Дәрес башында балаларга республиканың урман хуҗалыгы турында фильм күрсәтелде, аннан соң Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе – урманчы Илнур Кәшәфиев алар белән урман һәм аның кеше тормышындагы әһәмияте турында әңгәмә корды. Якынлашып килүче яз һәм җәй өчен актуаль булган “Урманнарны янгыннан саклау” темасына аерым тукталды. “Безнең як территорияләрен гүзәл урманнар бизәп тора. Урман ул – тормыш чыганагы, табигать хәзинәсе. Ләкин аның явыз дошманы бар: ут алдында ул көчсез. Күп очракларда урман янгыннарының сәбәпчесе – урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүче кеше. Табигый тирәлектә янгынны булдырмас өчен, урманда янып торган шырпылар, пыскучы чүпрәкләр ташлау, агачлар куе булып үскән җирләрдә учак кабызу тыела. Урман эчендә пыяла савытлар да калдырырга ярамый, чөнки аяз көннәрдә пыяла, кояш нурларын үзенә җыеп, тирә-якка юнәлдерергә мөмкин, шуның аркасында кипкән үсемлекләргә ут кабуы бар. Аланнарда, агачлар төбендәге корыган үләннәрне яндырырга, камышка ут төртергә дә ярамый”, – диде Илнур Кәшәфиев үз чыгышында.
Укучылар белгечләрне игътибар белән тыңладылар, сораулар да бирделәр. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров исеменнән бүләк итеп урманчылар тапшырган Кызыл китап балаларда зур кызыксыну уятты.
“Урман дәресе” тәмамлангач, укучыларга – “Урман күзәтчесе” дип аталган китаплар, ә чарада иң актив катнашканнарына истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чарада катнаштылар: ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов; ТР Фәннәр академиясенең Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты директорының фән буенча урынбасары Д.В. Иванов; “Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы” ФДБУ директоры Ю.Ф. Горшков; Казан федераль университетындагы Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы мөдире Т.В. Рогова. Тәкъдим итүдә министрлык белгечләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, мәктәп урманчылыклары укучылары да катнашты.
Үз чыгышында Әмир Бәдертдинов: “Безнең төбәктә яшәүче, үсүче кыргый хайваннарның, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең сирәк очрый торган төрләренең торышы һәм таралып урнашуы турында 10 ел дәвамында мәгълүмат җыелды, ТР Кызыл китабын язу мәсьәләләре буенча норматив хокукый база берөзлексез камилләштерелеп торды”, – диде. Шулай ук ул ТР Кызыл китабының өченче басмасын әзерләүдә хезмәт куйган барлык белгечләргә, галимнәргә рәхмәт белдерде: “ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәрвакыт фән эшлеклеләре, вузлар вәкилләре белән иң тыгыз хезмәттәшлеккә омтылды. Мондый хезмәттәшлек, кагыйдә буларак, җәмгыятебезне һәм икътисадыбызны Татарстанга барлык юнәлешләрдә дә алдынгы урыннарын саклап калырга мөмкинлек бирүче яңа казанышлар, ачышлар белән баетып, яхшы нәтиҗәләргә китерә. ТР Кызыл китабының өченче басмасы да Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан биология фәненең иң яхшы вәкилләренең уртак тырышлыгы дәлиле булып тора”.
Шулай ук ул фәнни мәктәпләрнең дәвамчанлыгы фактының, үз эшләрен яхшы белүче, белемнәрен һәм тәҗрибәләрен яшь белгечләргә тапшыручы авторларның төп составы сакланып калуның да Кызыл китапның бәхәссез казанышы булуын билгеләп үтте.
Кызыл китап хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының анда күрсәтелгән объектлары турында, шулай ук аларны саклау һәм тергезүдә зарури чаралар турында мәгълүматлар җыелмасын үз эченә алган рәсми документ булып тора.
Хәзерге көндә сирәк төрләр исемлегенә умырткалы һәм умырткасыз хайваннарның 224 төре, үсемлекләрнең 340 төре, лишайникларның 24 төре һәм гөмбәләрнең 49 төре керә (барлыгы 612 төр).
“Балтач” дәүләт комплекслы табигать заказнигы коллективы белгечләре Балтач муниципаль районының Карадуган гимназиясендә викторина дәресе үткәрде. Анда 7 һәм 8 нче сыйныфларда укучы 35 бала катнашты. Викторина барышында балаларны заказникның эшчәнлеге белән таныштырдылар, Бөтендөнья су ресурслары көне турында сөйләделәр.
Чара тәмамлангач, укучыларга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын алу-сату шартнамәсен төзүгә хокукны сату буенча аукцион булды. Алты урманчылыктан (Әлмәт, Чирмешән, Баулы, Лаеш, Яшел Үзән һәм Кама) барлыгы 69 лот куелган иде.
№ 10 – 12, 15, 29, 30, 39, 52, 54, 64 – 68 лотлар буенча аукцион узган дип танылды. Аукционның җиңүчеләре белән беркетмәләр имзаланды, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын алу-сату шартнамәләре беркетмәләр имзаланган көннән алып ун эш көне эчендә төзеләчәк.
№ 6 – 9, 17 – 28, 31, 43, 44, 46 – 51, 53, 55 – 63, 69 лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясындагы 7 пунктның 1 пунктчасы). Аукционның бердәнбер катнашучылары белән аукцион беркетмәләре имзалана һәм, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын алу-сату шартнамәләре аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат Россия Федерациясенең “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникацияләр челтәрендәге рәсми сайтына урнаштырылган көннән алып ун көннән соң, югарыда күрсәтелгән срок беткәч, ун эш көне эчендә төзеләчәк.
№ 1 – 5, 13 – 14, 16, 32 – 38, 40 – 42, 45 лотлар буенча, аукционда катнашуга гаризалар булмау сәбәпле, аукцион узмаган дип танылды.