Юхи Ояла әфәнде Татарстанның урман секторы белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдергән. “Миндә: Татарстанның урман хуҗалыгы һәм урманнарының торышы бик югары кимәлдә, урман секторы белән идарә итү актив үсешкә юнәлтелгән, дигән фикер барлыкка килде”, – диелә аның телеграммасында. Хезмәттәшлекнең дәвамы буларак, министр Н.Мәһдиев быел көз көне Финляндиянең урман хуҗалыкларын карарга барачак.
Россия Фәннәр Академиясенең В.Вернадский исемендәге дәүләт геология музеенда күренекле галимнең тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар булып узды, “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” Халыкара проектында җиңүче эшләр күргәзмәсе оештырылды. Бу чараларда ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Мусин катнашты. Вернадский исемендәге хөкүмәттән тыш экологик фонд президенты В.Грачев ТР Урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиевны тотрыклы социаль, экономик һәм экологик үсеш программасын тормышка ашырудагы зур казанышлары өчен В.И.Вернадский ордены белән бүләкләде. Аннан тыш, халыкара жюри карары белән Министрлык белгече И.Томаеваның “Татарстан Республикасы дәүләти табигать тыюлыклары базасында экологик аң-белем бирү” дигән эше Гран-при алды.
Алар Йенчепинг шәһәрендә оештырылган “Урман хуҗалыгы һәм агач әзерләү өчен техника, практик чишелешләр, машиналар, җиһазлар һәм технологияләр (Elmia wood 2013)” күргәзмәсендә катнаштылар. Эшлекле очрашулар программасында – агач әзерләү предприятиеләренә, агач утырту һәм үстерү белән шөгыльләнүче урман хуҗалыкларына, шулай ук Husqvarna компаниясенә барулар. Швециядә утырту материалын теплицаларда һәм ябык тамыр системасы белән үстерүнең уңай тәҗрибәсе бар. Утырту материалларын үстерүдә алдынгы технологияләр куллану исәбенә урман культураларының югары яшәүчәнлеге тәэмин ителә. Бу тәҗрибә Татарстанның Саба районында Урман селекция-орлыкчылык комплексын төзегәндә файдаланылды. Швед технологиясе Татарстанда урманнарны торгызуның алдынгы алымнарына күчәргә булышты, һәм ул Кайбычта “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәген төзегәндә дә кулланылачак.
Ул участок урманчылыклары хезмәткәрләрен һәм энтузиастларны, урманнарны саклау эшенә хәл кадәре үз өлешен кертүчеләрнең барысын да берләштерде. “Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башланырга бер ай гына калды, бу чара чиста һәм яшел урманнар үскән республикада үтәргә тиеш” – дип саныйлар Тәтеш урманчылыгында.
Арча районындагы “Өмет чишмәсе” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Ашыт” тыюлыгы хезмәткәрләре шунда тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрделәр. Аларны Татарстанның аеруча саклаулы табигать территорияләре, шундагы флора һәм фауна, Кызыл Китап белән таныштырдылар. Тернәкләндерү үзәге балалары Идел-Кама тыюлыгы турында фильм карадылар, шуннан соң “Ашыт” тыюлыгы турында әңгәмә уздырылды. Белгечләр балалар өчен тыюлыкка экскурсия оештырырга да вәгъдә иттеләр.
Мәскәүдә Эколог көненә багышланган тантаналы чара үткәреләчәк. Аның кысаларында “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” Халыкара проектында җиңүчеләр бүләкләнәчәк. “Биологик төрлелекне саклау һәм ландшафтларны тергезү” номинациясендә биологик төрлелек бүлегенең башкаручы киңәшчесе Индира Томаеваның “Татарстан Республикасы дәүләти табигать тыюлыклары базасында экологик аң-белем бирү” проекты халыкара жюри карары белән иң яхшы дип табылган һәм Гран-при алачак.
Июньдә “Укыту-методика үзәге” ФБИ, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы боерыгы белән расланган Мәктәп урманчылыкларын үстерү хәрәкәте программасын тормышка ашыру кысаларында, Россия Федерациясе мәктәп урманчылыкларының читтән торып катнашлы смотр-конкурсын үткәрә. Конкурс турында Кагыйдәләр Укыту-методика үзәгенең www.fgumc.ru сайтында бирелгән.
2012 елгы смотр-конкурс йомгаклары буенча Россиянең иң яхшы мәктәп урманчылыклары арасында Мамадыш урманчылыгының Олыяз лицеендагы мәктәп урманчылыгы билгеләп үтелгән иде.
Операция барышында, 25 апрельдән 3 июньгә кадәр, табигать саклау службалары республика сулыкларында актив патрульлек иттеләр. Татарстан табигать тыюлыклары инспекторлары “Уылдык чәчү-2013” операциясен үткәргәндә 155 бозучыны ачыкладылар, 101 беркетмә төзелде, ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгына 14 материал тапшырылды, браконьерлардан 55 җәтмә, 21 “экран”, 14 башка төр законсыз балык тоту коралы йолып алынды, 103 мең сумлык штрафлар салынды.