Илгизәр Зарипов: «Без «Татарстанның чиста урманнары» акциясенә кушылган барлык республика халкына ярдәм итүләре һәм урманга битараф булмаганнары өчен рәхмәтле»

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын җыештыру эшләре оештырылды. Мәйданчыкларның берсе Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлегенең 84 нче кварталындагы территория булды. Чарага 500ләп кеше җыелган иде.

«Быел «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең көзге этабы 13 сентябрьдә башланды һәм 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең 12 көнендә урман фондыннан 159 кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды, – дип шәрехләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Шулай ук урман тармагы белгечләре тарафыннан 16 чишмә төзекләндерелде, 88 аншлаг, мәгълүмат такталары һәм урманга килүче гражданнарның ял итү урыннары төзекләндерелде».

«Биредә «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең үзәк чарасы уза. Урман биләмәләрен җыештыру белән берлектә, 200 данә европа чыршысы утыртылды, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Без бүген акциягә кушылган, ярдәм иткән һәм урманга битараф булмаган барлык республика халкына рәхмәтле».

Акциядә катнашучылар көче белән бу мәйданда барлыгы 5 куб.метр каты көнкүреш калдыгы җыелды. Тулаем алганда, Татарстан буенча 2,6 мең куб.метр күләмендә каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган. Акциядә 20,5 мең кеше катнашты.

Белешмә өчен. «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Акция елга ике тапкыр – язын һәм көзен – республиканың барлык муниципаль районнарында уза. Акциядә даими катнашучылар арасында – министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International