ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Тантаналы чарада ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров катнашты. Идел буе интенсив урман технологияләре үзәге Идел буе дәүләт технология университеты – ВОЛГАТЕХ  базасында барлык Идел буе федераль округы буенча “урман” белемен арттыру өчен терәк мәйданын формалаштыру мөмкинлеген бирәчәк, монда профильле вузларның һәм көллиятләрнең студентлары практика узачак, урман хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм урман хуҗалыкларында эшләүчеләр квалификацияләрен күтәрәчәкләр. Идел буе интенсив урман технологияләре үзәге урманнан файдалану һәм урман торгызу өлкәсендә үзебезнең илдә җитештерелгән заманча эшләнмәләрне үстерү һәм кертү кластеры булып кына калмыйча, башка төбәкләргә дә үз мисалында урман хуҗалыгы өлкәсендә инновацияле технологияләрнең яңа үзәкләрен төзү мөмкинлеген бирер дип планлаштырыла.

Бүген Мари Иле Республикасы башкаласында Идел буе урман форумы узды, анда ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров катнашты. Ул “Урманнарны җитештергәндә ябык тамыр системасы белән утырту материалыннан файдалану: үсеш перспективалары, проблемалар” темасына доклад белән чыгыш ясады. Чыгышы барышында министр Татарстанда урман хуҗалыгы өлкәсендә заманча фән һәм техника казанышларының актив тормышка ашырылуы хакында билгеләп узды. Шуңа бәйле рәвештә, республикада Урман селекция-орлыкчылык үзәге уңышлы эшләп килә, ул инновацияле комплекс булып санала, төп урман булдыручы һәм ябык тамыр системалы декоратив токымнарның утырту материалларын җитештерү буенча заманча технологияләрне үз эченә ала. Үзәктә урман-орлык чималы саклана һәм эшкәртелә, шулай ук генетик үзенчәлекләре яхшыртылган орлыклар җитештерелә. Әлеге комплекс Европадагы ВСС АВ (Швеция) компаниясенең заманча җайланмалары белән җиһазланучы, иң зур автоматлаштырылган урман селекция-орлыкчылык үзәге булып тора. Әлеге үзәкнең җитештерү куәте түбәндәгечә: ылыслы токымнарның орлыгы – 2,0 тонна, ябык тамыр системасы белән 12 миллион утырту материалы, шул исәптән: 4 миллион данә  – гади нарат, 4 млн. данә – Европа чыршысы, 2 млн. данә – Себер карагачы, 2 млн. данә – декоратив агач-куак токымнары.

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексы нигезендә 8.32 статья (урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу) буенча ел башыннан бирле 30 (вазифаи, юридик һәм физик) зат җәлеп ителде. Штрафларның гомуми суммасы 552 мең сум тәшкил итте. Гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары кертелүгә карата чикләмә кертелү сәбәпле республика территориясендә урман янгыннарына бәйле вәзгыятьнең начарлануына юл куймас өчен юнәлдерелгән өстәмә чаралар башкарыла.  Төп игътибар гражданнарның массакүләм ял итү урыннары булган, торак пунктларга һәм икътисад объектларына, ылыслы яшь агачларга турыдан-туры якын җирдәге урман кишәрлекләренә бирелә. Эчке эшләр органнары белән берлектә урманнарга массакүләм килә торган урыннарда вакытлы постлар урнаштырылды. Урман биләмәләренә керә торган урыннарда өстәмә шлагбаумнар урнаштырылды, янгын сүндерү көчләре һәм чаралары әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International