ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

 “Авиаурмансагы” быел Төзелгән көненнән башлап 85 еллыгын бәйрәм итә. Ул 1931 елның 7 июлендә оеша, ул чакта Горьков өлкәсендә По-2 очкычында урман янгыннарын ачыклау максатында беренче очыш ясала. “Авиаурмансагы”ның төп максаты – авыр үтеп керә торган һәм бик ерак урнашкан территорияләрдәге урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү. Россия урман фондының мәйданы 1,1 млрд. га тәшкил итә, ә җир өсте күзәтчелеге нибары 88 млн. га җирне колачлый, территориянең калган өлеше – бары тик авиация һәм космос ярдәмендә генә күзәтелергә мөмкин.

Бүгенге көндә күзәтүче очучыларның саны 300 кеше тәшкил итә, ә парашютчы-янгын сүндерүчеләр белән десантчы-янгын сүндерүчеләр саны 3,5 мең тирәсе кеше. Авиаурман сагының федераль резерв саны – 700 кеше. Киләсе елда Федераль резерв санын 1000 кешегә кадәр җиткерү күздә тотыла.

2011 елдан башлап 2015 елга кадәрге чорда  Россия Авиаурмансагының летчик-күзәтүчеләре тарафыннан урман фонды җирләрендә барлыкка килгән барлык янгыннарның 40%ы ачыкланды, бу исә 28 мең берәмлектән артык. Парашютчы-янгын сүндерүчеләр һәм десантчы-янгын сүндерүчеләр көче белән 19 мең тирәсе урман янгыны сүндерелде, бу барлыкка килгән барлык урман янгыннарының 30%ыннан артык. Авыр үтеп керә торган районнарда барлыкка килгән 9,4 мең янгын очрагы бары тик парашютчы-янгын сүндерүчеләр белән десантчы-янгын сүндерүчеләр көче белән юкка чыгарылды. Алар тарафыннан шулай ук 16,5 меңнән артык сикерү һәм 120 меңнән артык мәртәбә янгынга төшү гамәлләре башкарылды.

  Соңгы 5 елда Авиаурмансагы авиаянгын сүндерүчеләре тарафыннан торак пунктларга һәм икътисад объектларына бер генә янгын да җәелдерелмәде. Ялкынның 204 торак пунктка һәм икътисад объектына, шул исәптән электр тапшыру буенча зур линияләргә, аэропортларга, нефть саклыкханәләренә һәм башка стратегик һәм потенциаль-куркыныч объектларга ялкын күчү очраклары туктатылды. Быел 15,5 мең кеше яши торган 12 торак пункты уттан коткарылды.

XVII гасыр азагында,  Воронеж верфендә 1685 елда хәрби-диңгез флоты төзелә башлагач, Россия дәүләте урманнарын таныту, урманнан файдалануны регламентлау, урман законнарын язу зарурлыгы килеп туа.

Инде 1702 елда Бөек Петр елга ярлары буйлап урманнан файдалануга карата дәүләт тарафыннан җитди җайга салуны кертә, тыюлыклы урманнарны таныту боерыгын бирә. Кораб агачлыкларын яклау өчен урман сагы һәм махсус дәүләт вальдмейстерлар хезмәте булдырыла.

1723 елда Петр I тарафыннан “Инструкция обер-вальдмейстеру” – урман турында элек бастырылган күпчелек указларны берләштрүче һәм тәгаенләүче һәм урманнан даими һәм арыктырмыйча файдалану принцибына нигез салган документ имзалана.

Патша Павел  I заманында Урман департаменты төзелә, анда бөтен түрәләрне, форстмейстерларны һәм вальдмейстерларны билгелиләр. Шул рәвешле 1798 елда урманнар белән идарә итү вазифасы махсус вәкаләт бирелгән дәүләт органына йөкләнә.

1986 елның 19 июнендә патша Николай I тарафыннан “Положение о новом устройстве лесной части” раслана, ул губерналарны округларга, урманчылыкларга, урман кишәрлекләренә һәм дистанцияләргә бүлүне күздә тота. Россия территориясендә хәзерге мәгънәсендә урман хуҗалыгы барлыкка килә. Патша тарафыннан күрсәтелгән “Нигезләмәләр” эчетәлеге буенча урманчылыкка карата “форштмейстер” куллануга китерә.

1839 елда “губерна урман идарәсенең һәм белем бирү буенча урман биналарының барлык түрәләре, ягъни даими урман сагы” “Урманчылар корпусы” исемендәге бер составка берләштерелә.

1843 елның 18 гыйнварында 1811 елда Финанс министрлыгы составында үзенең “аерым яшәвен” туктаткан Урман департаменты 1837 елда булдырылган Дәүләт милекләре министрлыгы составында гамәлгә куела. Урман департаментын директор – Урманчылар корпусы генералы җитәкли.

Урманчылар корпусының 80 еллык тарихында урманнар белән идарә итүнең һәм аларны саклауны оештыруның төз системасы төзелә. Урманчылар әлеге системаның нигезен тәшкил итәләр.

1918 елның 27 маенда “Урманнар турында” ЮСКҮ декреты кабул ителә, 1923 елның 1 августында РСФСР Урман кодексы гамәлгә керә. 1939 елның  26 августында СССР Дәүләт урман сагы турында нигезләмә раслана. Документ әлеге хезмәтнең төп бурычларын билгели: “СССР урман байлыкларын саклау һәм алга таба үстерү өчен көрәшү; урман янгыннары, урман караклыклары һәм урманнарны юк итү очраклары белән көрәшү; аларга карата кисәтү чараларын үткәрү; урманнардан файдалану кагыйдәләренең үтәлешен күзәтү; зарарлы бөҗәкләрнең һәм урман чирләренең таралуына карата кисәтү чараларын үткәрү”.

1947 елның апрелендә Дәүләт урман сагы базасында берләшмәле-республикалы Урман хуҗалыгы министрлыгы төзелә. Урман ведомствосы мөстәкыйльлек ала. СССР Урман хуҗалыгының эше барлык фонд тотучылардан урман фондын кабул итүдән башлана.

Җирдәге урман сагын көчәйтү таләп ителә. Дәүләт урман сагы хезмәте каршысында урманчыларның һәм сакчыларның санын 149 мең кешегә кадәр җиткерү бурычы куела. Аларны кисү коралы белән коралландыру кирәк була, авыл хуҗалыгы буенча салым ташламасы һәм эшләгән еллар өчен өстәмә түләүләрне билгеләү, махсус исемнәр кертү, кием рәвешен билгеләү таләп ителә. Ләкин 1953 елның март ае уртасында СССР бетерелә, ә урман хуҗалыгы системасы Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырыла.

1965 ел азагында, СССР МС Дәүләт урман хуҗалыгы комитеты төзелгәч, ә РСФСР Дәүләт урман хуҗалыгы РСФСР Урман хуҗалыгы министрлыгы итеп үзгәртелгәч, урман хуҗалыгы үзенең бәйсез идарәсенә кайта.

1966 елның 21-23 июлендә  Свердлауда вәкиллекле Россиякүләм урманчылар киңәшмәсе була. Аның эшендә барлык өлкәләрнең идарәләреннән һәм РСФСР автомонияле республикалары урман хуҗалыгы министрлыкларыннан 1110 делегат, шул исәптән 670 урманчы катнаша. 1966 елгы Россиякүләм урманчылар киңәшмәсе карап тикшерелгән мәсьәләләрнең күләме, тирәнлеге һәм әһәмияте, урман тармагындагы барлык өлкәләрне колачлап алу даирәсе буенча аның алдагы дистә елларга үсеш алуына көчле  импульс бирә. Нәкъ менә шул елны урман тармагы үзенең һөнәри бәйрәменә – Урман хезмәткәрләре көненә лаек була.

2016 ел башына булган мәгълүматларга караганда, урманнар ил территориясенең 46,4%ын биләп торалар. Хәзерге вакытта Россиянең урман хуҗалыгында 1779 урманчы һәм 3580 кишәрлек урманчысы хезмәт куя, алар Россия фондының 1146,8 миллион га җире белән эш итә. Уртача, һәр урманчыга 200 меңнән артык гектар урман фонды туры килә.

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров җитәкчелегендәге делегация тематик мәйданчыкларда булды, анда тармактагы актуаль мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Барлыгы алты түгәрәк өстәл булды, алар шушы темаларга багышланды: “2030 елга кадәр урман комплексын үстерү стратегиясен әзерләү буенча эш төркеменең киңәйтелгән утырышы”, “Урман сәнәгате комплексын үстерүгә булышлык”, “Урманнарны зыянлы организмнардан яклауны җайга салуны камилләштерү өлешендә РФ Урман кодексына үзгәрешләр кертү хакында” № 455-ФЗ Федераль законны куллану проблемалары”, “Урман фонды җирләрендә дәүләт урман күзәтчелеген башкару”, “№415-ФЗ Федераль законны тормышка ашыру тәҗрибәсе”.  Чаралар кысасында Россия урманчылары бергәлегенең VI корылтае узды, анда бергәлек Рәисен сайладылар һәм яңа Устав кабул иттеләр.

Программа кысаларында урманчылар тарафыннан күргәзмә оештырылды. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе И.В.Валентик күргәзмәне караганнан соң Татарстан урманчыларының әзерлек буенча югары дәрәҗәдә булуларын билгеләп үтте. Күргәзмәдә “Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелә торган утырту материаллыннан “ТАТАРСТАН” экспозициясе тәкъдим ителде.

Эш көне азагында Россиякүләм киңәшмә булды, ул Урман хезмәткәрләре көненең 50 еллык юбилеена багышланды, аның кысаларында И.В.Валентик белән мактаулы кунаклар урман тармагы хезмәткәрләрен котладылар. Иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел урман хуҗалыгы хезмәткәрләре берничә датаны бәйрәм итә. Бу – урманчы вазифасына 190 ел тулу, Авиаурмансагының 85 еллыгы һәм Урман хезмәткәрләре көненең 50 еллыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International