Татарстанлылар Халыкара кошларны күзәтү көненә кушыла ала

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Бу көннәрдә дөньяда Халыкара кошларны күзәтү көннәре уза. Күзәтү көннәренең максаты – кошларның төрләрен һәм санын саклауга, тулаем, табигатьне саклауга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Акциянең төп максаты – Евразиянең төрле нокталарында билгеле бер вакыт эчендә каршы алынган барлык кошларны исәпкә алу һәм шәхси күзәтү нәтиҗәләрен илкүләм координация үзәкләренә җибәрү. Каурыйлы дусларны балалар да, өлкәннәр дә, профессиональ орнитологлар да, табигатьне яратучы төрле һөнәр ияләре  – һәммәсе дә саный. Мондый массакүләм исәпкә алу нәтиҗәләре зур фәнни әһәмияткә ия.

Халыкара күзәтү көннәрендә катнашучы илләр әлеге күрсәткечләр буенча үзара ярыша: кошларның иң күп төрләре кайда билгеләнгән, иң күп саны кайда исәпкә алынган, кайсы илдә акциядә катнашучылар саны максималь булачак.

Акция 2021 елның 3 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: http://www.rbcu.ru/campaign/36929/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International