«Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Рәхимә Кашапова янына барып, аны 90 яшьлек юбилее белән котлаган.
Кашапова Рәхимә Фәттах кызы 1931 елның 27 сентябрендә ТАССР Түнтәр районы, Югары Кенә авылында (хәзерге – ТР Балтач муниципаль районы) туа. Ул бөтен гомерен урман хуҗалыгына багышлаган. Башта Рәхимә Кашапова – ылыслы-витаминлы он җитештерү цехында, аннан соң агач эшкәртү цехында эшли.
Фидакарь хезмәте һәм үз эшенә тугры булганы өчен берничә тапкыр Арча урман хуҗалыгының мактау грамотасы белән бүләкләнә, «Коммунистик хезмәт ударнигы», «10 нчы бишьеллык ударнигы» дигән мактаулы исемгә лаек була.