Лубян урман-техника көллияте студентлары «Күп төрле урман ярышлары» дип аталган һөнәри осталык бәйгесендә катнаша

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Мәскәү өлкәсендә Төбәкара компетенцияләр үзәге – С.П. Королев исемендәге техникум базасында белем бирү оешмалары укучылары арасында «Күп төрле урман ярышлары» дип аталган һөнәри-гамәли ярышлар уза. Быел 8 югары уку йорты, шулай ук илнең 17 урман көллияте һәм техникумы командалары үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә җыелган. Алар арасында «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары Сергей Иванов (41 нче урман хуҗалыгы төркеме), Марсель Низамиев (41 нче урман хуҗалыгы төркеме) һәм Илназ Бикмуллин (31 нче урман хуҗалыгы төркеме) да бар.

«Күп төрле урман ярышлары» ул – һөнәри ярышлар. Монда бәйгенең һәр этабы, урман хуҗалыгына бәйле чараларны башкарганда, катнашучыларның гамәли күнекмәләрен күрсәтә. Урман техникумнары һәм көллиятләрендә укучылар түбәндәге юнәлешләрдә көч сынаша: «Урман кисүдә төп эшләр», «Җитлеккән агачлыклардан кисү өчен кишәрлекләр бүлеп бирү һәм таксацияләү», «Урманнарны торгызу», «Урмандагы янгын сүндерү күренешен күрсәтү», «Федераль дәүләт урман күзәтчелеге». Югары уку йорты студентлары үзләренең белемнәрен түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәтәчәк: «Урманны саклау», «Урман кишәрлеген таксацияләү һәм чаралар билгеләү», «Урманнарны торгызу», «Федераль дәүләт урман күзәтчелеге», «Урмандагы янгын сүндерү күренешен күрсәтү».

Урмандагы ярыш этапларын оештыруда һәм үткәрүдә «Авиалесохрана» федераль бюджет учреждениесе, «Россиянең урманны саклау үзәге» федераль бюджет учреждениесе, Урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү бөтенроссия институты вәкилләре һ.б. катнаша. Ярышлар быелның 2 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International