Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы хезмәткәрләре базислы урман питомнигында имән чикләвеге чәчә

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре базислы урман питомнигында имән чикләвеген чәчү эшләрен башкара. «Бүгенге көндә 0,35 гектар мәйданда 700 килограмм имән чикләвеге чәчелде, әлеге эшләрне башкару өчен 10 кеше эшкә җәлеп ителде, – дип сөйләде ТР «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры булып эшләүче Иван Большаков. – Чәчүне бу атнада төгәлләргә планлаштырабыз».

«Имән чикләвеген көзен чәчү урманчылар өстеннән орлыкларны саклау, аларны стратификацияләү һәм язын чәчү өчен уңышлы вакыт сайлау бурычын төшерә, – дип өстәде Иван Большаков. – Хәзер климат үзгәрде, кышлар җылы килә. Шуңа күрә имән чикләвекләре кышны әйбәт уздырачак, ә киләсе елның июнь аенда шытымнар барлыкка киләчәк. 2 елдан соң әлеге үсентеләрне урманнарны торгызу эшләрендә куллана алачакбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International