Министрлыкта табигый-чыганак авыруларын профилактикалау мәсьәләләре буенча лекция узды

2021 елның 1 октябре, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Табигый-чыганак авыруларын, шулай ук кеше һәм хайваннар өчен уртак авыруларны профилактикалау» темасына онлайн-лекция узды. Аны Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары тыңлады.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе белгеч-эксперты Нәзирә Галимҗанова доклад белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул бөер синдромы белән геморрагик бизгәк, талпан вирусы энцефалиты, талпан боррелиозы (Лайм авыруы), котыру, туляремия, Себер түләмәсе һәм лептоспироз йогышы (лептоспироз) кебек табигый-чыганак инфекцияләре турында сөйләде. Ул авыруларның билгеләренә, дәвалау ысулларына һәм профилактиканың төп чараларына җентекләп тукталды.

Аерым алганда, Нәзирә Галимҗанова, талпан энцефалитын профилактикалауның төп ышанычлы ысулы – вакцинация, дип хәбәр итте. «Урманга барганда саклагыч кием кияргә һәм репеллентлардан файдаланырга кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Талпан йоктырган очракта, аны алырга, талпан энцефалиты һәм башка инфекцияләр белән зарарлануга тикшерү өчен йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Уңай нәтиҗә булуы ачыкланган очракта, зыян күрүчегә талпан энцефалитына каршы иммуноглобулин кертелә. Аны талпан тешләгән 1 нче тәүлек эчендә кертүе нәтиҗәлерәк, талпан тешләгәннән соң 4 тәүлектән соң ул кертелми».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International