ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра

2021 елның 8 октябре, җомга

Быелның 9 октябрендә ТР муниципаль районнарында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту оештырылачак. Барлыгы 1 млн. данәдән артык утырту материалы (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) утыртылачак.

Казан янында акция дүрт мәйданчыкта: Лаеш районының Тарлаш авылы янында (участокның координаталары – 55.568590, 49.142142), Питрәч районының Иске Шигали авылында (55.815919, 49.528751), Казан шәһәренең Колсәет т/ю (55.912385, 49.229715) һәм Биектау районының Ивановка авылы янында (55.956983, 49.325805) узачак. Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.

Татарстан районнарында агач утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында https://сохранимлес.рф/ яки ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урманчылыкларда белергә мөмкин (телефоннар Министрлык сайтында күрсәтелгән:  http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/spmin.htm?department_id=8502).

Узган ел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасында 310 га мәйданда 1,2 млн. данә агач материалы утыртылган иде.

Исегезгә төшерик, агач утырту буенча республиканың табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү. 10 ел эчендә Татарстандагы акцияләр кысаларында 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 25 млн. данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте.

Белешмә өчен. «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә анда катнашучылар 82 миллионнан артык агач утырткан. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.

Быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 21 августта Саха (Якутия) Республикасында старт алды. Аның максаты – янгыннардан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итеп, 70 миллион агач утырту. Акцияне оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Илкүләм приоритетлар» АКО һәм «Хәтер бакчасы» АКО.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International