Татарстанда 2021 елның көзге урман культуралары сезоны дәвам итә

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елның көзге урман-культура сезоны дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Министрлыкка караган урман хуҗалыклары хезмәткәрләре урман культураларын тулыландыру эшләрен төгәлләде. Мондый чаралар барлыгы 2 мең га мәйданда башкарылган.

«Шулай ук хәзерге вакытта базислы урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү эше дә тәмамлана, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев. – Мәгълүматларны гомумиләштергәннән соң, 2022 елда урманнарны торгызу эшләрен үткәрү өчен бездә күпме үсенте һәм кәләшә булуы турында билгеле булачак».

«Шуның белән бергә, хәзер урман тармагы хезмәткәрләре киләсе елның урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләрен дә алып бара. Эшләрне октябрь ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла», –  дип өстәде Тимур Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International