Рослесхоз: урманнарны үзләштерү проекты составы иҗтимагый фикер алышуга чыгарылды

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан урманнарны үзләштерү проекты составы турындагы боерык проектына тәкъдимнәр эшләнгән һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына җибәрелгән. Документ интернетта иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырылган.

Урманнарны үзләштерү проектына үзгәрешләр кертүнең мәҗбүри очракларга бәйле исемлеген киңәйтү (мәсәлән, урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы нәтиҗәләре буенча; урманчылык чикләрендә үткәрелгән урман корылышы чараларының нәтиҗәләре буенча  дәүләт урман реестрына үзгәреш кертелгәндә һ.б.), шулай ук урманнардан файдаланучы затларның инициативасы буенча башка очракларда үзгәрешләр кертү мөмкинлеген күрсәтү боерык проектының мөһим яңалыгы булып тора.

Шулай ук проектта тапшырылган белешмәләрне уку һәм тикшерү мөмкинлеген бирә торган XML-схемаларны кулланып төзелә торган электрон документ рәвешендә урманнарны үзләштерү проекты форматына карата да таләпләр билгеләнгән.

РФ Табигать ресурслары министрлыгы боерыгы проекты белән 2021 елның 15 октябренә кадәр https://regulation.gov.ru/ сайтында танышырга һәм аның буенча иҗтимагый фикер алышуда катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International