Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утырту эшләре уздырыла. Чираттагы чара Әгерҗе шәһәрендәге тимер юл станциясе янында оештырылган. Акциядә «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм «Сфера-«А» предприятиесенең транспорт куркынычсызлыгы бүлекчәсе вәкилләре катнашкан. Алар көче белән барлыгы 80 данә гади нарат, гади миләш һәм вак яфраклы юкә үсентесе утыртылган.
Нурлат шәһәренең 1 нче номерлы «Родничок» балалар бакчасы территориясендә дә чара үткәрелгән. Агач утыртуда «Нурлат урманчылыгы» ДКУ белгечләре һәм балалар бакчасы педагоглары катнашкан.
Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе Татарстанда 4 октябрьдә башланып китте һәм 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 9 октябрьдә Татарстанның барлык муниципаль районнарында да массакүләм агач утырту эше оештырылачак. Акция нәтиҗәләре буенча республикада 1,2 млн. данәдән артык үсенте утыртылыр дип көтелә.
Белешмә өчен. «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә анда катнашучылар 82 миллионнан артык агач утырткан. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.
Быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 21 августта Саха (Якутия) Республикасында старт алды. Аның максаты – янгыннардан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итеп, 70 миллион агач утырту. Акцияне оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Илкүләм приоритетлар» АКО һәм «Хәтер бакчасы» АКО.