Татарстан Республикасында 2021 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, быелның 6 октябренә республикада 2,3 мең га мәйданда ликвидлы булмаган агач җыю эшләре башкарылган.
Мондый эшләрне республиканың Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Нурлат, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре төгәлләгән инде.
«Ликвидлы булмаган агачларны җыю урман корткычларының һәм авыруларның таралуын чикләүгә, аларның чыганакларын, шулай ук башка тискәре факторларны бетерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексына керә, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов. – Быел республикада 2,8 мең гектар мәйданда ликвидлы булмаган агач җыю эшләре башкарылачак».