Нурлат урман хуҗалыгы хезмәткәрләре берникадәр көзге урман-культура сезоны эшләрен төгәлләгән

2021 елның 8 октябре, җомга

«Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре 2021 елның көзге урман культуралары сезоны кысаларында берничә эшне төгәлләгән. «План нигезендә, белгечләр киләсе ел культуралары өчен 67 гектар мәйданда җир участоклары әзерләде, 228 гектарда урман культураларын өстәп утыртты һәм урман барлыкка китерүче төп токымнарның 795 килограмм орлыгын әзерләде», – дип сөйләде «Нурлат урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Ольга Захарова.

«Шулай ук базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация да үткәрелде. Аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, быел 650 меңнән артык чыршы, нарат, каен, имән һәм юкә үсентеләре үстерелгән. Бу сан киләсе елда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләрен башкару өчен җитәрлек булып тора, – дип өстәде Ольга Захарова. – Хәзерге вакытта «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утыртуга әзерләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International