«Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары әзерләү планын үтәгән. Барлыгы 1330 кг орлык җыеп алынган. Аларның 25 кг – нарат, 5 кг – чыршы, 5 кг – карагай, 220 кг – каен, 75 кг – корычагач һәм 1000 кг – имән.
«План буенча барлыгы 275 килограмм урман үсемлекләре орлыгы әзерләргә кирәк иде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. – Без планны имән һәм каенның югары уңышы хисабына арттырып үти алдык. Хәзерге вакытта имән чикләвекләренең бер өлеше Татарстан Республикасының Урманны яклау үзәгендә тикшерелә. Калган орлыклар тикшерүне узды, сертификатлар бирелде».