Миллионнан артык агач – «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә Татарстан шундый өлеш керткән

2021 елның 9 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту эше оештырылды. Республиканың төрле локацияләрендә 20 меңнән артык волонтер 310 гектардан артык мәйданда 1,2 млн. үсенте утыртты.

Үзәк чара Балалар өчен республика клиник хастаханәсе территориясендә узды. Биредә пандемия чорында фидакарь хезмәт куйган табиблар хөрмәтенә 300 чыршы һәм нарат утыртылды. Агачларны волонтерлар белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков утыртты.

«Республикада урман хуҗалыгын үстерүгә җитди игътибар бирелә. Профильле министрлык көн саен фондны арттыру өстендә эшли, ә мондый акцияләр анда катнашучыларга урманга сакчыл караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан инде өченче тапкыр «Урманны саклыйк» акциясенә кушыла. Бүген республиканың барлык муниципаль районнарында агачлар утыртыла. Казан янында акция тагын дүрт мәйданчыкта узды – Тарлаш һәм Иске Шигали авыллары янында, шулай ук Колсәет торак биләмәсе белән Ивановка авылы янында. Волонтерлар корпусыннан без бик зур ярдәм алдык. Катнашучыларның һәркайсына газиз республикабызның урман ресурсларын саклау һәм арттыру темасына битараф булмаган мөнәсәбәте өчен рәхмәтлебез», – дип шәрехләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Иске Шигали авылында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Корпоратив волонтерлык буенча илкүләм совет волонтерлары, ГХФ яшьләре һәм башка оешмалар катнашында массакүләм агач утыртылды.

«Урманны саклыйк» кебек ил өчен мөһим булган инициативаларга төбәк дәрәҗәсендә ярдәм итү – бизнесның социаль һәм экологик яктан әһәмиятле проектларга җәлеп ителүен күрсәтү өчен реаль мөмкинлек. Корпоратив волонтерларның агач утыртуда катнашуыннан тыш, компанияләр шулай ук урман фондын торгызуга, агач үсентеләре сатып алуга да өлеш кертә. Мәсәлән, 20 төбәктә, Татарстанны да кертеп, «Филип Моррис Интернэшнл» аффилир компанияләре ярдәме белән, Россиядә акция барышында өстәмә рәвештә 500 мең агач утыртылачак», – дип билгеләп үтте НСКВ Татарстан Республикасындагы төбәк вәкиллеге рәисе Елена Киянова.

Александр Шадриков сүзләренә караганда, республика хокуклы нигездә экологик тематикада флагманлы төбәк булып тора. Һәм мондый инициативаларның драйверы – нәкъ менә көчле волонтерлар корпусы.

Исегезгә төшерик, агач утырту буенча республиканың табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты – урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү. 10 ел эчендә Татарстандагы акцияләр кысаларында 6,8 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылды, 26,2 млн. данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 455 мең кешедән артып китте.

Белешмә өчен.

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә анда катнашучылар 80 миллионнан артык агач утырткан. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.

Быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе август аенда Якутиядә башланып китте. Быелгы максат – янгыннардан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итеп, рекордлы 70 миллион агач утырту. Акцияне оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Илкүләм приоритетлар» АКО һәм «Хәтер бакчасы» АКО.

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең сайты: https://сохранимлес.рф/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International