Узган атнада республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 401 мәртәбә патруль уздырган

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Быелның 1 октябреннән 8 октябренә кадәр дәүләт урман инспекторлары Татарстан Республикасының урман фонды җирләренә 401 мәртәбә патруль уздырган. Шул ук вакытта урман законнарын бозуның 3 очрагы ачыкланган.

2021 ел башыннан алып федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 18,0 мең мәртәбә патруль уздырылган, административ хокук бозулар турында 600 артык беркетмә төзелгән. Санитария һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын бозуы – урмандагы хокук бозуларның иң еш очрый торганы.

Моның белән беррәттән, Россия Федерациясенең урман законнары өлешендәге мәҗбүри таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында 1,3 мең кисәтү бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International