Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы белгечләре каен үсентеләрен теплицаларда үстерергә планлаштыра

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Саклаулы грунтта, ягъни теплицада, ачык грунт белән чагыштырганда, орлыкларның тишелү һәм шыту мөмкинлеге 2-5 тапкырга арта. Моннан тыш, теплицаларда гади ысул белән җыелган орлыклардан каен чәчкеннәрен үстерү икътисади яктан отышлы, чөнки алар 1 ел эчендә стандарт озынлыкка җитә. Ә аларны ачык грунтта үстерү өчен 2-3 тапкыр күбрәк вакыт таләп ителә.

«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ, әлеге өстенлекләрнең барысын да исәпкә алып, 2022 елның язында зурлыгы 6х12 метр булган теплицада, бер вегетация чоры дәвамында 10 мең данә стандарт утырту материалы алу өчен, каен орлыгы чәчәргә планлаштыра. Моңа бәйле рәвештә, быел 6 кг күләмендә 1 класслы каен орлыгы  әзерләнгән, шулай ук төзелә торган теплицага уңдырышлы туфрак кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International