«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ 2021 елның 8 октябрендә, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баш идарәсенең Янгынга каршы дәүләт хезмәте 11 янгын-коткару отрядының 64 янгын-коткару бүлеге көче белән, «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ урман янгыннарын сүндерү станциясенең бердәм инструктор-методика дәресләре (күнекмәләре) уздырылган.
Өйрәнүләргә 15 кеше һәм 3 махсус техника (2 автоцистерна һәм УАЗ-390945 базасындагы 1 кече урман патруле комплексы) җәлеп ителгән.
Әлеге өйрәнүләрнең максаты – табигатьтәге янгыннарны сүндерү өчен билгеләнгән көчләрнең һәм чараларның әзерлеген бәяләү, табигать янгыннары аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү планының гамәлгә ашырылуын тикшерү. Бүгенге көндә илдә табигать янгыннарына бәйле вәзгыять кискен тора.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре: «Янгын вакытында иң куркынычы – коткыга бирелү», – ди. Бу урман янгыннары хезмәтенә дә кагыла. Янгынны сүндерү тизлеге һәм янәшәдәге торак пунктларның иминлеген тәэмин итү нәкъ тә менә мәгълүматны үз вакытында җиткерү һәм эшне дөрес оештыруга бәйле. Табигатьтә учак урынын тапкан очракта, ышанычлы гамәлләр белән эш итү ялкын таралуына киртә куя ала.