Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең «Тополек» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Минзәлә урманчылыгының Юртау кишәрлегендәге 155 нче кварталда урнашкан базислы урман питомнигында булганнар. Балалар өчен экскурсияне «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев үткәргән.
Балалар төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын җыюның үзенчәлекләре, аларны саклау, чәчү, үсентеләрне карау технологияләре турында белгән. Алар шулай ук сабаклы имән орлыкларын чәчүдә дә актив катнашкан.