Министрлыкта Татарстан Республикасы территориясендә урман һәм агач материаллары нигезендә биржа сәүдәсен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы территориясендә урман һәм агач материаллары нигезендә биржа сәүдәсен үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров җитәкчелегендә үтте. Чарада «Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы» АҖ Урман базарын һәм урман материалларын үстерү идарәсе җитәкчесе Сергей Костромин, Министрлыкның мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Нияз Имамиев һәм республиканың урман хуҗалыгы директорлары катнашты.

Киңәшмәне министр урынбасары Рәис Гомәров ачты. «Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2020 елның сентябрендә урман комплексын үстерү һәм декриминацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеге нигезендә, быел 304-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде, аның нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан башлап дәүләт (муниципаль) учреждениеләре әзерләгән агачны мәҗбүри сату турында таләпләр билгеләнде, – дип ассызыклады ул. – Без бу мәсьәлә буенча фикер алышырга һәм булачак үзгәрешләр турында хәбәр итәргә җыелдык».

Төп доклад белән «Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы» АҖнең урман базарын һәм урман материалларын үстерү идарәсе җитәкчесе Сергей Костромин чыгыш ясады. Ул учреждениеләрне аккредитацияләү һәм биржа мәйданчыгында эшләүгә әзерләү мәсьәләләренә тукталды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International