Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә COVID-19 инфекциясе таралуына бәйле хәл турында фикер алыштылар

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасында COVID-19 инфекциясе таралу һәм Министрлыкта коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча профилактик чаралар җыелмасы турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов җитәкчелегендә узды. Чарада урманчылык җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыгы директорлары һәм Министрлыкның структур бүлекчә җитәкчеләре катнашты.

Илгизәр Зарипов искәртеп узганча, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт табибының 2021 елның 11 октябрендәге 7 номерлы карары нигезендә, Республика территориясендә гражданнарның аерым категориясе өчен, шул исәптән, милек формаларына бәйсез рәвештә, барлык оешма һәм учреждение хезмәткәрләре өчен коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелә. «Хезмәткәрләргә вакцинация ясау буенча эшне көчәйтүне, шулай ук коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча учреждениеләрдә профилактик чаралар үткәрүне контрольдә тотуны тәэмин итүегезне сорыйм», – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International