Татарстанда киләсе елга урман культураларын утырту өчен 778 га мәйданда җир әзерләү эшләре башкарылган

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2022 елда урман культураларын утырту өчен җир әзерләү эшләре дәвам итә. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, быелның 21 нче октябенә булган мәгълүматлар буенча әлеге эшләр 778 гектар мәйданда уздырылган.

Республиканың Саба, Арча, Биләр, Тәтеш, Чирмешән, Лубян һәм Лаеш урман хуҗалыклары хезмәткәрләре эшләрне төгәлләгән инде. Татарстанда урман культураларын утырту өчен барлыгы 1,4 мең га мәйданда җир кишәрлекләре әзерләргә кирәк булачак.

Моның белән беррәттән, Татарстанда урман белгечләре тарафыннан урман питомникларында утырту материалын инвентарьлау һәм төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эшләре дә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International