Татарстанда 2,5 мең гектар мәйданда яшь үсентеләрне карау эшләре башкарылган

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, быелның 25 октябренә алар 2,5 мең га мәйданда башкарылган.

Бу елда яшь үсентеләр буенча тәрбияви кисүләр 3 мең гектар мәйданда башкарылачак.

Белешмә өчен. Яшь үсентеләрне карау тоныкландыру һәм чистарту кебек урман хуҗалыгы чараларын үз эченә ала. Тоныкландыру – яшь үсентеләрнең токым составын һәм сыйфатлы составын һәм төп токымның үсеш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән тәрбияви кисүләр. 5-10 еллык агачлар арасында, урман хасил итү токымына, утыртмаларның җитештерүчәнлегенә һәм урман үстерү зонасына карап үткәрелә.

Чистарту – агачларның куелыгын көйләү һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшыртуга, шулай ук агачларның 20 яшькә кадәрге чорыннан соң үткәрелә торган состав формалаштыруны дәвам итүгә юнәлдерелгән тәрбияви кисүләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International