Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урманнарны торгызу эшләре төгәлләнде

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урманнарны тернәкләндерү эшләре төгәлләнде. Барлыгы 3855 га мәйданда эшләр башкарылган, шулардан 1422 га урман культуралары утыртылган, 2324 га табигый урман торгызу эшләре башкарылган, 4 га – катнаш урман торгызу һәм 105 га урман үрчетү буенча чаралар үткәрелгән.

«Төбәк проектының беренче максатчан индикаторы: «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %». Ул болайрак исәпләнә: 2019 елда өлгергән, картайган агачларны тоташ кисү һәм тоташ санитар кисү нәтиҗәсендә киметелгән урман мәйданы 2496 гектар булган, һәлак булган урман утыртмалары мәйданы – 167 гектар. 2021 елда урманнарны торгызу мәйданы – 3855 гектар. Максатчан индикаторның әһәмияте 144% тәшкил итә, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Шулай итеп, без 2024 елда билгеләнгән максатларга ирештек, урманнарны кисү һәм торгызу балансын 100% дәрәҗәсендә тәэмин иттек».

Исегезгә төшерик, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. Агымдагы елга аларның пландагы күрсәткечләре – 11455 кг орлык һәм 30863 мең данә кәлшә.

2021 елның 26 октябренә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмалар – урман хуҗалыкларындагы белгечләр тарафыннан 1224,25 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы җыелган. Базислы урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү нәтиҗәләре ноябрь аенда билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International