«Әлмәт урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомникларында утырту материалына инвентаризация эшләре төгәлләнгән. «Быел барлыгы 920 мең үсенте үстерелде, аларның 350 мең данәсе – нарат, 56 мең данәсе – имән, 492 мең данәсе – корычагач, – дип сөйләде «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Расыйх Фәтхетдинов. – Әлеге утырту материалы киләсе елда урманнарны торгызу эшләрен башкарганда кулланылачак».
Аның сүзләренә караганда, 2022 елда Әлмәт урманчылыгы территориясендә 35 га мәйданда урман культуралары утыртылачак, 60 гектарда урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылачак.
«Шулай ук саклагыч урман үсентеләрен утырту да планлаштырыла. Әмма күләмнәре әлегә билгеләнмәгән», – дип өстәде Расыйх Фәтхетдинов.