Министрлыкта урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елда урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Чаралар агымдагы елның апреленнән октябрь аена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләрен башкаруга дәүләт йөкләмәсе нигезендә үткәрелгән.

Урман фондын саклау һәм яклау секторы белгечләре мәгълүматларына караганда, быел республикада 2395,2 км янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 4806,9 км булганнары карап чыгылган. Шулай ук гомуми 111,3 км озынлыкта янгынга каршы юллар төзелгән һәм 426,5 км озынлыкта аларны үзгәртеп кору эшләре башкарылган. Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүматны үз эченә алган 794 стенд, билге һәм күрсәткечләр урнаштырылган һәм урманнарга килүче гражданнар өчен 225 ял итү урыны да төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International